Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә без барыбер Сезнең өчен эшлибез... – "Әтнә таңы"

Газетага язылу төгәлләнеп килә, тик тиражыбыз әлегә 2000 гә дә җитми. Сезнең өчен дә соңгы мөмкинлек мыштым гына борын төбеннән шуып китеп ята. "Әтнә таңы"на тизрәк язылып кал, Укучым! Үкенеп терсәкне тешләргә калмасын, акча экономияләп ярты ел буена үзеңне рухи азыктан мәхрүм итүне берничек тә аңлап та, аклап та булмый....

Газетага язылу төгәлләнеп килә, тик тиражыбыз әлегә 2000 гә дә җитми. Сезнең өчен дә соңгы мөмкинлек мыштым гына борын төбеннән шуып китеп ята. "Әтнә таңы"на тизрәк язылып кал, Укучым!

Үкенеп терсәкне тешләргә калмасын, акча экономияләп ярты ел буена үзеңне рухи азыктан мәхрүм итүне берничек тә аңлап та, аклап та булмый. Иң кызыгы шунда - "Әтнә таңы"ның бәясе дә кулай, эчтәлеге дә уңай, өстәвенә, газета хезмәткәрләре халык белән һәрдаим элемтәдә. Ә монысы хәтта ил күләмендә дә әллә нигә бер генә очрый... "Сеңлем яки энем, шуны языгыз әле". "Шундый хәл булган дип әйтәләр, нәрсә икән ул - хәбәр бирегезче, зинһар". "Депутатлар яңалык кертеп яталар диләр, ни-нәрсә ул?" Менә шундый мөрәҗәгать белән килүчеләр дә, хат язучылар да шактый. Ә кемнәрдер милли мәгариф белән кызыксына - монысы бик кызык, чөнки бу мәсьәлә югары дәрәҗәдә хәл ителеп ята - һәм без бу хакта да хәбәр итәрбез. Кемдер юл сорый - әлегә мәкаләгезне бастырмыйча, хәлегезгә кереп аңлатма язмыйча калганыбыз юк. Кайберегезгә конкрет ярдәм кирәк - җитәкчеләр белән элемтәгә кереп, уңай хәл итәргә тырышабыз.Җитәкчеләр дә укый газетабызны,рәхмәт, бер генә мәкаләнең дә игътибарсыз, җавапсыз калганы юк.Бүген булмаса, иртәгә бар... Районыбыз бар!

Ә үзебезнең, редакция хезмәткәрләренең, шагыйрь әйтмешли, терсәк тишек, кием ямаулы... Зарланганыбыз бармы? Гел халык дип, сез дип тырышабыз. Сүгәсез дә, ачуланасыз да, ахыр килеп тагын киләсез, чөнки бергәләп яшәгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп булганын һәркайсыбыз белә. Газета белән мөнәсәбәтләрне барлаганда шуларны да уйлыйк, һәм нәтиҗә ясыйк.

Ә без, һәрвакыттагыча, сезнең ихтыяҗларны яклауны дәвам итәчәкбез. Газетага бу юлы язылмасагыз, икенче айда язылырсыз, барыбер район газетасы кирәк икәнен аңларсыз.Бүленгәләгәнче, аерылмыйк! Шулай әйбәтрәк булыр, бергә булыйк, бергә калыйк!

Исегезгә төшерәбез: халык өчен язылу бәясе - 534 сум, индексы - 16055, оешмалар 549 сумга язылып, ярты ел буе яңалыклар белән таныша ала, бу очракта Г6055 индексы белән язылу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев