Әтнә таңы

Без бик ошаттык

Быел безнең мәктәптә кышкы каникул көннәрендә "Әкиятләр иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Лагерьда бик күп кызыклы чаралар, күңелле уеннар, конкурслар үткәрелде. Без лагерьның һәр көнең түземсезлек белән көтеп алдык. Ә минем өчен иң истәлекле көн, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына экскурсиягә барган көн булды. Без театр артистлары...

Быел безнең мәктәптә кышкы каникул көннәрендә "Әкиятләр иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. Лагерьда бик күп кызыклы чаралар, күңелле уеннар, конкурслар үткәрелде. Без лагерьның һәр көнең түземсезлек белән көтеп алдык.

Ә минем өчен иң истәлекле көн, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына экскурсиягә барган көн булды. Без театр артистлары тарафыннан әзерләнгән "Яңа ел сайлаулары" тамашасын карадык.

Реклама

Бу спектакльда Яңа ел символы булган Әтәч, Тавык, Үрдәк, Кәҗә, Маймыл, Ат, Кыш бабай һәм Кар кызы катнаштылар. Без геройлар белән бергәләп кар атыш, чыршы әйләнәсендә әйлән - бәйлән уйнадык, җырладык һәм биедек. Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләдек, бүләкләр алдык.

Истәлеккә әкият геройлары белән фотога төштек. Барыбызга да спектакль бик ошады. Оста уйнаган абый - апаларга рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый очрашулар ешрак булсын дигән теләктә калабыз.

Бәрәскә урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хисмәтуллин Рафил

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: