Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без икебез ике планетадан - "Әтнә таңы"

Без икебез ике планетадан, Капма-каршы ике дөнья без. Аерым-аерым түгел, икәү бергә Бер җиһанга ничек сыйганбыз?! Җир шарының ике полюсы без, Бер могҗиза - безнең мәхәббәт. Хыялымның җирдә чагылышын Синдә күрү үзе бер рәхәт! Мин күкләрдән илһам алып яшим, Син - җирнеке, җиргә береккән. Һава һәм җир, ут һәм суга,...

Без икебез ике планетадан,
Капма-каршы ике дөнья без.
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ничек сыйганбыз?!

Җир шарының ике полюсы без,
Бер могҗиза - безнең мәхәббәт.
Хыялымның җирдә чагылышын
Синдә күрү үзе бер рәхәт!

Мин күкләрдән илһам алып яшим,
Син - җирнеке, җиргә береккән.
Һава һәм җир, ут һәм суга, ахры,
Бергә яшәү язган электән.

Ике дөнья килеп очрашкан да,
Өр-яңадан дөнья җыйганбыз!
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ярый сыйганбыз!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев