Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ник шундый?

Яшәеш кагыйдәләре бик гади кебек югыйсә, ә без катлауландырырга яратабыз. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев белән сөйләшкәннән соң да байтак уйлап йөрдем. Уйларлык һәм авылда яшәүче һәркемгә кагылырлык җирләре дә бар аның. Чисталык турында ул, чүплек турында. "Авыл җирлегендә бер чүплек бар безнең. Вакытлыча эшләп торган чүплек дисәң...

Яшәеш кагыйдәләре бик гади кебек югыйсә, ә без катлауландырырга яратабыз. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев белән сөйләшкәннән соң да байтак уйлап йөрдем. Уйларлык һәм авылда яшәүче һәркемгә кагылырлык җирләре дә бар аның.

Чисталык турында ул, чүплек турында. "Авыл җирлегендә бер чүплек бар безнең. Вакытлыча эшләп торган чүплек дисәң дә була. Ары авылына киткәндә сул якта кала ул. Аңа гел юл да ачып булмый, кышын бик чүп булмагач калып тора. Ара-тирә генә юл ачабыз. Сукмак бар. Менә шул чүплек тирәсенә чүп ташлаучылар булды. Чүплекнең эченә түгел, әйләнәсенә. Бар аның тәртиплесе дә, сукмак буйлап кереп, тиешле урынына ташлый чүбен. Кем сүз әйтә... Тәртипсез рәвештә чүп ташлаучыларны тотып, административ җаваплылыкка тарттык. 2000 сум штраф салдык ташлаучыларга, ә ул чүплек өчен миңа, тиешле дәрәҗәдә рәсмиләштерелмәгән өчен, җаваплы кеше булгач, 15 000 сум штраф салалар. Ярар, штраф та салынсын... "Я тәртипкә китерәсең, я бетерәсең..."дип тә әйттеләр. Ә ул бердәнбер чүплек..."- җитәкченең менә шул сүзләре уйлатты. Озакламый, яз җитәр, чистарту ике айлыгы башланыр. Чүпләрне кая урнаштыру турында һәркем уйлана башлар һәм менә бу чүплекләр кирәк булыр... ә алар булмаса, кемне гаепләрбез икән? Билгеле инде, җитәкчеләрне...

Чиста без, чисталык та яратабыз. Өйләребез, ишек аллары гөлләр кебек... ә капканың теге ягы, урам чатлары чүп белән тулы. Чәчелгән дә, түгелгән. Трактор җыя, көне дә билгеле, тик уйлап торырга вакыт юк, чыга торсын, күз алдында гына тормасын...

Без ник шундый икән, уйланасыгыз килмиме бу хакта? Үзгәрә алырбыз микән?..

С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев