Әтнә таңы

Без сезне тыңлыйбыз

"Хөрмәтле редакция! Миңа чүпкә акча түләнмәгән дип субсидия бирмәделәр, түләми калганым юк. Квитанция җибәрсеннәр, һәр айны саклык банкына, почтага түләр идек. Безнең кебек пенсионер әбиләргә бер авыл башыннан икенче башына кадәр йөрергә кирәк. Ерак бит...." дип мөрәҗәгать иткән иде бер әби. (Исем-фамилиясе редакция өчен генә) Бу хакта коммуналь хуҗалык җитәкчесе...

Реклама

"Хөрмәтле редакция! Миңа чүпкә акча түләнмәгән дип субсидия бирмәделәр, түләми калганым юк. Квитанция җибәрсеннәр, һәр айны саклык банкына, почтага түләр идек. Безнең кебек пенсионер әбиләргә бер авыл башыннан икенче башына кадәр йөрергә кирәк. Ерак бит...." дип мөрәҗәгать иткән иде бер әби. (Исем-фамилиясе редакция өчен генә)

Бу хакта коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров белән сөйләштек. Аңлаштык. Җитәкченең фикерен сезгә дә җиткерәбез.

  • Акча түлим дигән кешегә бу проблема түгел, йөрергә кыен булган өлкән яшьтәге әбиләр безнең оешмага шалтыратсыннар, кызлар өйләренә барып исәп-хисап ясарлар. Берничә айга алдан да түләп куеп була, күп кеше шулай түли хәзер. Саклык банкына түлим дигән кешегә, терминаллар эшли. Интернеттан түләү мөмкинлеге бар, алай да түлиләр. Сайтка кереп, https://uslugi.tatar.ru җыясыз үзегезнең счетыгыз аша "Личный кабинет"ка керәсез, регистрация үтәсез. Бу очракта кәрәзле телефоныгыз булу кирәк. Болай түләгәндә комиссия өчен а1% (10 сумнан да ким булмаган) акча түләнә...

Иң җайлысы, җитәкче әйткәнчә, акчагыз булганда коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен чакыртыгыз. Гади дә, уңайлы да. Бу хезмәтнең өлкән яшьтәге әбиләр өчен генә икәнен аңлагансыздыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: