Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Без террорчылыкка каршы”

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч күз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә һәр елның 3 сентябрендә терроризм һәм...

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч күз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар һәр кешенең күңелендә мәңгегә уелып калыр.

Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә һәр елның 3 сентябрендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан мәктәпләрдә әлеге теманы яктырткан дәресләр, сыйныф сәгатьләре, яшьләр акцияләре түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уеннар үткәрелә.

Олы Әтнә урта мәктәбенең 6А сыйныфы укучыларын да "Террорчылык - җәмгыятькә янау" үткән сыйныф сәгате битараф калдырмады.

Әңгәмә "Нәрсә ул террорчылык?" дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр. Кызыксынган укучыларның 1977 елда Мәскәү метросында шартлау турында белүләре, Бесландагы вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Дөрестән дә, террорчылык - куркыныч, террорчылык - афәт. Әңгәмә барышында укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләнде. Аның никадәр куркыныч икәнлеген Россия территориясендә соңгы елларда булып үткән терактларның санын гына атау да җитә. Экранда барган презентация укучыларга бу вәхшилекне үз күзләре белән күрергә ярдәм итте.

"Әгәр дә... " дигән эшлекле уен укучыларның фикер йөртүләрен, эчке кичерешләрен билгеләргә ярдәм итте, аларны төрле ситуацияләрдә уяу булырга, югалып калмаска, дөрес адым ясарга өйрәтте. Мәсәлән, "Сезнең мәктәбегезгә бомба куелган ,- дип шалтыраттылар. - Бу очракта нишләр-сез?"-дигән сорауга укучылар: "Кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә, узара тынычлыкны сакларга, паникага бирелмәскә кирәк",- дип җавап бирделәр. Уен барышында янәдән "Терракт вакытында үз-үзеңне тоту" кагыйдәләре кабатланды.

Лидия Серованың "Терракты", "Еще вчера вы были живы..." шигырьләре яңгыраганнан соң да сыйныф бүлмәсендә бик озак тынлык хөкем сөрде...

Димәк, халык фаҗигасе, кеше кайгысы укучылар йөрәгенә барып җитте, күңеленә үтеп керде, аларны битараф калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев