Без югалттык. Алар тапты...

Кемдер югалта, кемдер таба. Хуҗасына кайсы кайтара, кайсы юк. Кешелек сыйфатлары югалып, байлык артыннан куган бер заманда көн күреп ятыш. Беркөнне фотоаппаратыбыз югалды. Эзләмәгән җир калмады, кайда йөргәнебезне дә барлап карадык, сораштык та, тик юк, табылмады. Өмет өздек, ә без фотоаппаратсыз ике кулсыз. Мәдәният йортында эшлибез, хәзер бит бар эш...
Кемдер югалта, кемдер таба. Хуҗасына кайсы кайтара, кайсы юк. Кешелек сыйфатлары югалып, байлык артыннан куган бер заманда көн күреп ятыш. Беркөнне фотоаппаратыбыз югалды. Эзләмәгән җир калмады, кайда йөргәнебезне дә барлап карадык, сораштык та, тик юк, табылмады. Өмет өздек, ә без фотоаппаратсыз ике кулсыз. Мәдәният йортында эшлибез, хәзер бит бар эш фотосурәтләүләр аша чагылдырыла. Сөйлә син көннәр буе, без шуның кадәр эшләдек дип. Фотосы булмаса, ышандырып та булмый. Кәгазь, фотосурәт кадерле заман. Бер алган фотоаппаратның экраны ватылгач, 2 мең сум түләп төзәттергән идек. Аның артыннан тормыш иптәшем Райлә Казанга өч кенә тапкыр барды микән. Арзанлы әйбер юк бит хәзер, акчаны җиткерә торган түгел. Уртача хезмәт хаклары утыз меңнән артса да, без аның бер китеген генә күрәбез. Шулай булгач, бу сурәтләү машинасының ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңладыгыз инде. Ут йоттык.Кәеф төште. Шулай кич белән утырабыз, телефон шалтырый. "Сез бер-бер нәрсә югалтмадыгызмы бүген?.."- дип, район үзәк больницасының регистратурасыннан шалтыраталар. Алсу Кадыйрова булып чыкты ул. Шулай диюен ишетүгә, эчкә җылы кереп киткән күк булды.
Фотоаппаратны тормыш иптәшем больницага барганда алдына куйган булып чыкты, онытылып китеп машинадан төшкәндә, затлы әйбер җиргә төшеп калган. Больницада урын-җир алыштырып йөруче Сания тапкан. Ничек безнеке икәнен белгәннәр, диген. Игътибарлы икән үзләре, беркөнне Раиләне көтеп утырганда, регистратурада эшләүче кызларны фотогага төшергән идем. Хезмәт күрсәтүләре ошый, барысы да бик игътибарлы, олыга-кечегә ачык йөз күрсәтеп, каршы алалар. Шунда ук карточканы да табалар, компьютерга кертеп талон да язып бирәләр. Фотоаппараттагы фотоларны караган да, Сания шунда ук Алсуга дәшкэн. Алсу инде безнеке икәнен чамалаган, кичә алып кайттык.
Күңелгә шулкадәр рәхәт булды, бар икән әле игелекле җаннар, бар да мал дип шашмый икән. Без менә шундыйларга тап булдык. Рәхмәтебезнең дә, хөрмәтебезнең дә иге- чиге юк сезгә, ак халатлы шәфкать туташлары. Күңелегез дә халатыгызга тиң икән. Исән - сау эшләгез.
(Ак халат кигән бар кешене дә күңелем шәфкать туташы итеп кабул итә.)
Фидаил Кадимов,
Ары авылы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.6000
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.5800
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.6300
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.5400
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.11900
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.6400
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.8000
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.16500
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.6000
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.9900
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.15000
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.9800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика