Әтнә таңы

Бездә – "Яфрак бәйрәме"

Һәр ел фасылының үзенең бер матурлыгы бар. Кыш үзенең салкын бураннары белән безне куркытса, җәй – тәмле җиләкләре белән сыйласа, ә көз үзенең матурлыгы, мул уңышы белән үзенә җәлеп итеп тора.

Реклама

Гөлзидә Хәкимова, Олы Мәңгәр балалар бакчасы тәрбиячесе
Көз – табигатьнең иң матур һәм мул уңышларга бай вакыты. Табигать көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә. Агачлар, яшел күлмәкләрен салып, алтын-сары киемнәрен киделәр. Бакчалардан, кырлардан мул уңышлар җыелып алынды.
Олы Мәңгәр балалар бакчасында да октябрь ае – көз айлыгы булу уңаеннан күп кенә эшләр эшләнде. Кечкенәләр һәм зурлар төркемендә Көз темасына карата кызыклы шөгыльләр үтте. "Прогулка" вакытында да балалар   табигатьтәге үзгәрешләрне һәрдаим күзәтеп бардылар. Төсле, матур яфраклар җыеп кайтып, алардан төрле кул эшләнмәләре дә эшләнде.  Музыка шөгылендә яфраклар белән матур җырлар, биюләр өйрәнделәр.
 Күптән түгел бакчабызда “Көз” темасын тәмамлап,  кечкенәләр һәм зурлар төркеменең  “Алтын көз!” дип аталган бәйрәм иртәсе үтте. Мондый бәйрәмнәр еш булып торуга карамастан, “Көз бәйрәме”н балалар бик зарыгып көтеп алдылар, ныклап әзерләнделәр.  Бәйрәм барышында матур җырлар җырладык, күңелле биюләр биедек. “Кем җитез?”, “Табышмак әйтәм – җавабын тап” уеннары бәйрәмебезгә тагын да ямь  өстәп җибәрде.  Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар, һәрьяклап үзләренең җитезлекләрен, унгайлыкларын күрсәтергә ашыктылар.
Соңрак бәйрәмебезгә бар табигатьне алтын-сары төсләргә күмеп, үзенең мул уңышлары белән “Көз кызы” килде. Ул балалар белән бергә җырлады, биеде. Балаларга үзенең бик матур җылы теләкләрен белдерде. Бәйрәм ахырында, кәрзин тулы уңышларын бүләк итеп калдырды.
Бу бәйрәмгә кунак итеп без 1нче сыйныф укучыларын чакырдык. Алар  бәйрәмне игътибар белән карап утырдылар, уеннарда җитезлекләрен күрсәттеләр.
Әти-әниләр дә бу бәйрәмнән читтә калмады. Балалары белән бергәлектә, табигый материаллардан матур кул эшләнмәләре ясап килделәр. “Көз килде дә алтын сары яфракларны җиргә койды” дигән темага бу эшләрдән күргәзмә оештырдык. Әти-әниләрнең бу хезмәтләреннән җылылык бөркелә, чөнки һәр эш үзенә җәлеп итеп тора. Аларга бу хезмәтләре өчен бик зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Бакчабызда тату, бердәм тормыш алып барганда гына мондый уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: