Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә 5 мартта киләселәр

Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын бүләк итәчәк.Мәскәү өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановтан эстафетаны кабул итте (Казан, 5 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 6 мартта Татарстанның Кайбыч, Апас, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак. Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев, шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек»...

Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын бүләк итәчәк.Мәскәү өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановтан эстафетаны кабул итте

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 6 мартта Татарстанның Кайбыч, Апас, Әгерҗе һәм Мөслим районнарында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак.

Сәнифә Рангулова һәм Илгиз Шәйхразиев, шулай ук керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбе Кайбыч һәм Апас районнарында яшәүчеләргә үз җырларын һәм биюләрен бүләк итәчәк.

Мөслим районында «Казан кичләре» хореография ансамбле, «Кыю кызлар» вокаль дуэты һәм Айрат Ганиев чыгыш ясаячак. Әгерҗе районында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле иң яхшы композицияләрен тәкъдим итәчәк.

Татар эстрадасы йолдызлары концерты сайлаулар алдыннан уза. Артистлар әйтүенчә, мондый чыгышлар кешеләргә берләшергә мөмкинлек бирә һәм яхшы кәеф бүләк итә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/05/159201/

Күңелегезне төшермәгез, 5 мартта безгә дә "Риваять" төркеме, Ильшат Валеев, Айгөл Гардисламова, Гөлназ Солтанова килергә тиешле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев