Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БЕЗГӘ КҮПМЕ КӨТӘРГӘ?

Илдә һәм республикада күп урыннарда юлларның начар булуы һәркемгә билгеле. Безнең авыл җирлеге территориясендә дә зур чыгымнар салып ремонтланып, кабаттан яраксыз хәлгә килгән юл участоклары бар. Яңа Шашы-Иске Җогып авыллары арасындагы юлның берничә метрга сузылган шундый урыннары юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди кыенлыклар тудыра. Аларны сыйфатлы итеп ремонтлау бик күп чыгымнар...

Илдә һәм республикада күп урыннарда юлларның начар булуы һәркемгә билгеле. Безнең авыл җирлеге территориясендә дә зур чыгымнар салып ремонтланып, кабаттан яраксыз хәлгә килгән юл участоклары бар.

Яңа Шашы-Иске Җогып авыллары арасындагы юлның берничә метрга сузылган шундый урыннары юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди кыенлыклар тудыра. Аларны сыйфатлы итеп ремонтлау бик күп чыгымнар таләп итә һәм ул федераль һәм республика бюджетлары исәбенә башкарыла торгандыр.

Бу мөһим мәсьәләне даими игътибар үзәгендә тотып, аны озакка сузмыйча уңай хәл итү буенча инде кемгә мөрәҗәгать итеп карыйк? Безнең үтенечебезне җавапсыз калдырмасагыз иде. Юлларны заманча ремонтлап, тәртипкә китерү өчен тиешле күрсәтмәләр бирелгәндер. Ремонт эшләре башкарылу чорында тиешле юл билгеләре куелып, автотранспорт өчен ремонт барган участокларда урау юл булдырылган иде. Яңгырлардан соң ул да яраксыз хәлгә килде.

Әлбәттә, бу юл федераль әһәмият­тә­ге зур автотрасса түгел. Шулай да озак­ка сузылган ремонт эшләре алып бару һәм урау юллардан йөрү юл хәрәкәтен­дә катнашучыларга уңайсызлыклар тудыра. Бу вакытлыча күренешме? Безгә тагын күпме көтәргә? Шул юлдан көн саен балаларны Яңа Шашыдагы балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөртәбез. Бәла аяк астында, диләр. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканчы, вакытында чара күрелсә иде.

Ремонт эшләре вакытында һәм сыйфатлы башкарылып, киләчәктә төзек, такыр юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.

Әлеге сорау буенча редакциягә шалтыратучылар да күп булды. Ике авыл арасындагы дамба күпләрне борчый. Шуңа да бүгенге көндә юл нинди халәттә икәнен күзаллау өчен үзебез дә Яңа Шашы авылына тагын бер кат барып килдек. Машиналар җиренә җиткереп эшләнеп бетмәгән дамба өстеннән йөри башлаганнар инде. Көннәр коры торганда, юл йөрергә яраклы. Әгәр яңгырлар явып, җир өстен "сыпырып" үтсә, әлеге юл гүр газабына әйләнәчәк. Кызыл балчыклы чокыр-чакырлар да бик куркыныч күренә. Шуып китеп аска мәтәлсәң, исән калам димә. Алла сакласын.

Авыл халкын борчыган сорауга җавап эзләп район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрит Нуриевкә мөрәҗәгать иттек.

- Юл эшләнеп бетеп эксплуатациягә тапшырылмаган. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык тиешле таләпләр дә үтәлмичә, юл кабул ителмәячәк, - диде ул.

Кыскасы, һаман да көтәргә кала. Тик күпмегә кадәр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев