Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безгә шулай язгандыр... Тик әле өмет бар”

Азалия турында бер язган идем инде. Тагын язам, тумас борын күпме авырлыклар аша үткән бу бала, үзендә көч җыеп, тагын сынау үтәргә әзер, тик аның өчен аңа безнең ярдәм кирәк. Бүген Азалия безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аны сәламәтләндерү өчен 1 апрельгә кадәр 180 000 сум акча җыйнарга кирәк. Җыйнамаслык зур сумма...

Азалия турында бер язган идем инде. Тагын язам, тумас борын күпме авырлыклар аша үткән бу бала, үзендә көч җыеп, тагын сынау үтәргә әзер, тик аның өчен аңа безнең ярдәм кирәк. Бүген Азалия безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аны сәламәтләндерү өчен 1 апрельгә кадәр 180 000 сум акча җыйнарга кирәк. Җыйнамаслык зур сумма да түгел. Ярдәм итик, ил тотынса, әллә ниләр эшләп була. Азалияга ярдәм булса, үзебезгә савабы булыр.

****

Күңгәр авылында яшәүче бу матур кызга - 13 яшь. 2005 елның 22 гыйнварында Гөлүсә белән Азат Гатиятуллиннарның икенче баласы булып дөньяга килә ул.
Казандагы бала тудыру йортында туа. Туганда бар да әйбәт була, баламы бала, башкалар кебек елый, башкалар кебек мышный-мышный ими ашый. Ике көн ашый, өченче көн китергәндә ашый алмый. "Аптырадым, тамагы туктыр, дигән уй да килде күңелгә, тик шул көннән бирле имә алмады. Табибларга йөгердем, әйттем, аңлаттым, кан басымы, баш миенең кан басымы, дигән булдылар, кан басымы да бер рәтләнә, тик баланың хәле җиңеләймәде. Безне шул килеш өйгә кайтарып җибәрделәр", - дип авыр сулап үткәннәрне исенә төшерә Гөлүсә ханым. Кайларга гына бармыйлар алар, нинди табибларның гына ишекләрен шакымыйлар, "Бала ике айга яшьтәшләреннән калыша, - диләр. - Начар хәбәр тиз тарала, безнең балабызның хәлен белгән, хәлебезгә кергән кешеләр төрле киңәшләр бирделәр. Берсе Казанга үзенең таныш хирургына җибәрде. Ул бар яктан җентекләп тикшерде дә, "Бу баланы тугач төшереп җибәргәннәр", - диде. Мәскәү табиблары да шуны раслады. Язмыштырмы, күрәчәктерме, безгә менә шундый бәхет насыйп булды".

Зарланмый, еламый. Чөнки күз яшьләренең түгеләсе түгелгән инде, ара-тирә йөрәкне әрнетеп, күңел сыза. Тула шәһәренә операциягә алып чыгып китәләр Га­тиятуллиннар балала­рын. 60 мең сумга якын акча түләп, ике аякка, бер кулга операция ясыйлар. "13 җирдән ти­шеп керделәр, тезе бөк­­ләнми, аягын сузып бе­­терә алмый иде. Шул опе­­рациядән соң аягы су­зыла башлады. Тула врачлары Казанга килә, чакыр­дылар безне дә, тик ул кадәр акчаны җыеп бете­рә алмадык, аннан соң Азалия үзе дә, башын гына селки. Бармыйм, ди", - ди Гөлүсә ханым. Реабилитация үзәкләрен таптый торгач, алга китеш байтак сизелә. Бүгенге көндә кулыннан тотсаң, кыз бала азрак атлый. 1,5 яшьтә утыра башлый, 3 яшьтә мүкәли. "Мәктәпкә барыр яше җиткәч укытучы өйгә килеп укыта башлады, ике ел килде. Сөйләшмәгәч, ки­лүдән туктады. Чират­тагы сентябрьдә шул укытучысының фотосын кочаклап елады. Үземне укыткан Җәүһәрия апа хә­лемне сорагач, әйтеп күрсәттем. Шул көннән соң ул килеп укыта башлады. Хәрефләр язарга өйрәнде. Агымдагы елда да (2018 елда) укуын дәвам итә Азалия, укытучы Фәридә апасы өйләренә килеп укыта. Яңадан 1 класс программасын үзләштерә. Бик яратып шөгыльләнә. Башлы ул. Олы кызым Илүзәгә - 22 яшь, фельдшерлык­ка укып, Арчада шәфкать туташы булып эшли. Кайткан чакларында компьютерда эшли белми торса, Азалия күрсәтә. "Әллә ниләр белә бу, әни..." - дип әйтеп куя кызым да. Күрше кызы Илсияне көтеп ала, ул укудан кайткач керә Азалия янына, икәүләп уйныйлар. Балалар бик ярата. Планшет алдык, үзен генә калдырып тыш­ка чыгып китсәм, ми­ңа хәбәр җибәрә: "Аза­лия дип яза да унитаз рәсемен куя. Аңлап керәм инде", - дип сөйли әнисе.

Инвалид балалар йөри торган сәпит тә алалар. Тренажерлар да байтак. Бала гына рәтләнсен. Гәүдәсен тота алмаган баланы җитәкләгәч аяк атларлык хәлгә җиткәнче байтак азапланалар. "Безгә шулай язгандыр инде, әниләре ташлап киткән балалар да таза-сау, бала дип өзелеп торучыларга шулай туры килә. Әти-әни газаплана, сабый азаплана, үзе тотып ашый алмаганын карап торырга җан авырта, Аллаһы Тәгалә сабыр­лыклар бирсен бу хәлдә калучыларга", - ди Азалиянең әбисе.
Ә Азалия белән әнисе төрле бәйгеләрдә кул эшләре белән катнашып, җиңү яулап, бүләкләр алалар. Социаль челтәрдә аны күргән саен "Сөбханалла", дибез.

Сүрия Мингатина

ГАТИАТУЛЛИНА АЗАЛИЯ 13 лет, РТ, г. Кунгер

ДИАГНОЗ: ДЦП, спастический тетрапарез, задержка психомоторного развития, перинатальное поражение центральной нервной системы, внутричерепное давление.

ОТКРЫТ СБОР В РЦ "ПЕРВЫЙ ШАГ"
Сумма сбора 180 000 рублей
Срок сбора: до 1 апреля 2018 г.

Группа помощи: https://vk.com/azalia_help2005
Счет: https://vk.com/doc-161046664_458982698

РЕКВИЗИТЫ ДЛЯ ПОМОЩИ АЗАЛИИ:
НОМЕР КАРТЫ СБЕРБАНКА ДЛЯ ПОПОЛНЕНИЯ
2202 2003 2320 7322 получатель мама Гелуса Гатиятуллина
Номер телефона для пополнения
ТЕЛЕ2 89046777685

ЗДРАВСТВУЙТЕ, участники группы, гости и друзья!
Открываем сбор на лечение в реабилитационный центр "ПЕРВЫЙ ШАГ"
на курс реабилитации для АЗАЛИИ.
Азалия уже прошла две операции, чтоб был положительный результат от операции, нужены интенсивные занятия: массаж, ЛФК, разработка суставов.
После прохождения курсов, мы ожидаем положительную динамику
Это очень нужная реабилитация для Азалии в РЦ "ПЕРВЫЙ ШАГ", она приблизит ещё на один шаг к нормализации здоровья, мы очень надеемся на это!
Сумма к сбору очень большая 180 000 рублей.
ОБРАЩАЕМСЯ КО ВСЕМ НЕРАВНОДУШНЫМ ЛЮДЯМ!
ПОМОГИТЕ ПОСТАВИТЬ ДОЧЕНЬКУ НА НОЖКИ! ПОМОГИТЕ ДЕВОЧКЕ СДЕЛАТЬ ПЕРВЫЙЕ ШАГИ САМОСТОЯТЕЛЬНО!
У АЗАЛИИ ЕСТЬ ШАНС УЗНАТЬ, ЧТО ДЕТСТВО БЫВАЕТ БЕЗ БОЛИ! МЫ БУДЕМ ДО КОНЦА БОРОТЬСЯ ЗА СВОЮ ДЕВОЧКУ, НО БЕЗ ВАШЕЙ ФИНАНСОВОЙ ПОДДЕРЖКИ НАМ НЕ СПРАВИТЬСЯ!
СПАСИБО ВАМ РОДНЫЕ, ЧТО ВЫ С НАМИ, ПОДДЕРЖИВАЕТЕ НАС!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев