Безнең Алия Садриева – икенче!

Бүген Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда Әтнә районының Күәм урта мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Алия Садриева да ( сулдан икенче) бар иде. Ул әдәби марафон барышында Үзебезнең районнан чыккан язучыларның иҗатына мәхәббәт уятты. "Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык", - ди Россия күләмендә...
Бүген Казанда китап кибетендә Әдәби марафон проекты җиңүчеләрен бүләкләделәр. Анда Әтнә районының Күәм урта мәктәбенең татар теле, әдәбияты укытучысы Алия Садриева да ( сулдан икенче) бар иде. Ул әдәби марафон барышында Үзебезнең районнан чыккан язучыларның иҗатына мәхәббәт уятты.
"Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык", - ди Россия күләмендә узган Әдәби марафон проектының идея авторы Раил Гатауллин.
(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетендә Россия күләмендә узган Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проектының җиңүчеләрен бүләкләделәр. "Без проектны дөнья күләменә чыгаруны максат итеп куйдык", - дип сөйләде проектының идея авторы Раил Гатауллин.
Бу - "ВКонтакте" һәм "Инстаграм" социаль челтәрләрендә бара торган онлайн-марафон. Раил Гатауллин сүзләренчә, Әдәби марафон "Фейсбук" социаль челтәренә дә чыгарга тора.
"ВКонтакте" һәм "Инстаграм"да 3000 нән артык #әдәбимарафон хэштегын җыйган проектның җиңүчеләре түбәндәгечә булды.
Беренче урында Дания Гарәфиева һәм Ләйлә Мирзаһитова, икенче урында Нәфисә Антонова, Алия Садриева һәм Алсу Фазлыева, өченче урында Розалия Кильметова һәм Сәвия Тимершина.
Проектның идея авторы - җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин "Татар-информ" хәбәрчесе сорауларына җавап бирде, проектны башлагандагы хисләре белән уртаклашты.
"Минем беркайчан да бернинди дә курку юк. Нинди гади генә идея булмасын, һәрбер идеяны хуплаучы һәм хупламаучы кеше табыла. Шуңа күрә аның никадәр кирәк икәнлеген беләм. Иң беренче чиратта, үземә ышанам. Һәм шуңа күрә курку турында уй башыма кереп тә карамады", - диде Раил Гатауллин.
Әдәби марафон проектының максаты - мөмкин кадәр күп кулланучыны татар әдәбияты белән кызыксындырып җибәрү, татар китапларын укучы кешеләр санын артыру һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, ди автор.
Узган көздә "Татар-информ" татар китапларын уку буенча әдәби марафонга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итте. Бүген Раил Гатауллин белдергәнчә, бу марафонда катнашучылар (татар китапларын укучылар) саны да беренче марафон белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артып киткән.
Бүгенге бәйрәмдә үзенең "Моабит" һәм "Яз җыры" шигырьләре белән татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәех тә чыгыш ясады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.2300
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.2600
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.2900
-
27 гыйнвар 2021 - 15:15Баш агроном бүләкләнде Районның баш агрономы Фәнис Галәүтдинов Татарстан министры Марат Җәббаров кулыннан грамота алды.10300
-
27 гыйнвар 2021 - 14:13Әтнәдә киез итек киеп футбол уйнадылар 2010 ел һәм яшьрәкләр арасында "Киез итекле мини футбол" ярышлары үзды.9700
-
27 гыйнвар 2021 - 13:15Әтнәдә ике кешедә коронавирус ачыкланган Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның тагын 84 очрагы ачыкланды9800
-
27 гыйнвар 2021 - 10:25Көнбагыш маена бәяләр артты Апрельгә кадәр шикәргә - бер килограммы өчен 36 сум, ваклап сатудагы 46 сум, көнбагыш маена - 95 сум һәм 110 сум сакланырга тиеш.12200
-
27 гыйнвар 2021 - 09:20Балалар бакчасында янгын чыккан Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ут төртү сәбәпле чыккан булырга мөмкин.16200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.33800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.15600
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.38700
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.37200
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.36900
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.30000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика