Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты бүген Саратовка китә

Делегация бүген, 17 гыйнварда, Арча хәрби комиссариаты яныннан 13.00 сәгатьтә кузгала. Уллары Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьтә хезмәт иткән әти-әниләр әле хәрби комиссар белән сөйләшеп, балаларына күчтәнәч җибәрергә өлгерә алалар әле. - Саратов өлкәсендәге бу хәрби частьтә ике районга 43 егет хезмәт итә. Бу...

Делегация бүген, 17 гыйнварда, Арча хәрби комиссариаты яныннан 13.00 сәгатьтә кузгала.

Уллары Саратов өлкәсенең Вольск шәһәреннән ерак түгел урнашкан 71432 нче хәрби частьтә хезмәт иткән әти-әниләр әле хәрби комиссар белән сөйләшеп, балаларына күчтәнәч җибәрергә өлгерә алалар әле.

- Саратов өлкәсендәге бу хәрби частьтә ике районга 43 егет хезмәт итә. Бу - әлеге частька сигезенче тапкыр бару. Заманында Хөкүмәт җитәкчеләре кушуы буенча һәр район бер хәрби частька шефлык итәргә тиеш булган. Күпләр бу шефлык турында онытканнар инде, ә без, матур гадәткә әйләндереп, елга ике тапкыр монда хезмәт иткән үзебезнең егетләрнең хәлләрен белеп, аларны частьнең актлар залына җыеп бәйрәм ясап, сыйлап, хәрби часть җитәкчелеге белән кара-каршы утырып, барын уртага салып сөйләшеп кайтабыз. Быел татарның милли ризыклары белән таныштырып, частьтә "Татар халык ашлары көне" үткәреп кайтырга исәп. Үзебез белән бүләкләр, күчтәнәчләр, чәкчәк, өчпочмаклар... алып барабыз. Алдан әйтеп пешерттек, бу барлык солдатларга да җитәрлек...- ди хәрби комиссар Алмаз Әгъзәм улы Борһанов.

Бу частькә шефлык итәләр, ә башкалар диярсез. Алары да онытылмый. Моның кадәр зурлап бармасалар да, сөйләшүләр алып барыла, телекүперләр оештырыла...

Юл озын, 9 сәгатьтән артык барырга, шуның кадәр үк кайтырга кирәк. Исән сау әйләнеп кайтуларын телик.

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев