Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең бурыч - куркынычсызлыкны тәэмин итү

Кеше куркынычсызлыгын тәэмин итү - иң олы бурычыбыз Әтнә прокуратурасы тарафыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстанда Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге белгече катнашында кеше күп булган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турындагы законның үтәлеше буенча тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында кайбер шәхси эшмәкәрләрнең...

Кеше куркынычсызлыгын тәэмин итү - иң олы бурычыбыз

Әтнә прокуратурасы тарафыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстанда Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр буенча районара бүлеге белгече катнашында кеше күп булган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турындагы законның үтәлеше буенча тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында кайбер шәхси эшмәкәрләрнең эшчәнлегендә янгын куркынычсызлыгы турындагы федераль, башлыча, " Пиротехник эшләнмәләрне тарату һәм куллану буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында"гы законны бозу очраклары күзәтелде. Пиротехник эшләнмәләр махсус секцияләрдә сатылмый, витриналар сатып алучы әлеге эшләнмәләргә кагылмаслык итеп куелмаган, аларны сату бүлеге эвакуацион чыгу юлына барып тоташа.

Моннан тыш прокуратура тарафыннан кафе- рестораннарны тикшерүдә дә янгын куркынычсызлыгы турындагы законны бозу очраклары күзәтелгән. Бина хуҗалары тарафыннан кеше куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Оешма эшчеләре янгын куркынычсызлыгы чаралары турында махсус укулар үтмәгән, янгын сүндергечтә паспорт һәм тәртип саны юк, шулай ук аларны исәпкә алу, тикшерү һәм кору вакытлары теркәлмәгән , автомат янгын сигнализациясен ремонтлау һәм техник карау буенча документлар булдырылмаган, ишекләрдә үзлегеннән ябу җайланмалары юк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән вазыйфаи затларга административ эшләр ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев