Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең дә туфли киясе килә” – “Әтнә таңы”

"Безнең дә туфли киясе килә" Газетабызның 31 июль санында "Туфли ала торыгыз" дигән хәбәр басылган иде. Быел асфальт җәеләсе урамнарда яшәүчеләрне шатландырасым килеп язган идем. Кемгә- шатлык, кемгә юк икән... Пычрак урамнарда бата-чума йөреп үскән буын без, читенлеген үз башына төшүчеләр яхшы белә. Шуңа күрә алдан ук халыкны сөендерәсебез килеп,...

"Безнең дә туфли киясе килә"

Газетабызның 31 июль санында "Туфли ала торыгыз" дигән хәбәр басылган иде. Быел асфальт җәеләсе урамнарда яшәүчеләрне шатландырасым килеп язган идем. Кемгә- шатлык, кемгә юк икән...

Пычрак урамнарда бата-чума йөреп үскән буын без, читенлеген үз башына төшүчеләр яхшы белә. Шуңа күрә алдан ук халыкны сөендерәсебез килеп, Олы Әтнә авылы эчендәге җәен дә кипмәгән урамнарга асфальт җәеләчәген хәбәр иткән идек. Азрак вакыт үтүгә "Сез язган асфальт күренми әле", дип юлда очрап та әйткәләделәр. Ышанып бетә алмаганнардыр инде. Ниһаять, авыл эчендә хәрәкәт башланды. ОАО "Татавтодор" Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары үз эшләрен яхшы беләләр, тиз эшлиләр. Без дә җиңел сулап куйдык, тик бата-чума йөри торган мондый урамнар тагын бар булып чыкты. "Газетаның 55 нче санында "Туфлиләр ала торыгыз" дип язгансыз. Бик күркәм, асфальт бик кирәк. Әтнә районына инде 25 ел (!), урамнарның барысы да асфальт белән җәелсә дә бик әйбәт булыр иде дә бит, ләкин бу алай түгел шул. Без дә Олы Әтнә авылында яшибез, Сарман урамының башы дип әйтергә була, 1,2,3,4,5 йортлар, укучы балалар да күп, пенсионерлар да бар, "Акый" чишмәсенә дә күп йөри кешеләр. Инде безгә дә туфли кияргә ярыйдыр бит? Сүземә генә ышанмасагыз фотолар да җибәрәм, алар быел җәй көне төшерелгән...", - дип яза безгә газета укучыбыз Ф.Зарипов.

Олы Әтнә авылы гына да түгел икән әле. "Исәнмесез "Әтнә таңы" газетасы редакциясе хезмәткәрләре! Мин Кече Әтнә авылыннан бер әби. Безнең авылның урамнары мәчеткә кадәр булганы ярыйрак. Анысында да ике машина очрашса үтә алмыйлар. Мәчеттән соңгы Җөлбигә чыккан очына кадәр яз-көз елга башыннан үтеп йөрүләре бик читен. Анда таш та, асфальт та юк. Кич-иртә хәвеф-хәтәрдән Ходай үзе сакласын. Үлем-китемнәр булса да йөрүләре бик читен. Инде без гомер буе колхозда эшләп картайдык. Күп акча эзләп читкә дә чыгып йөрмәдек. Сезгә язуымның сәбәбе шул иде: мәчеттән Җөлби очына 700-800 метр җирдер инде ул, безгә ярдәм итеп шул урамны карата алмассызмы икән дип язуым иде." Кече Әтнә авылының бөтен урам кешеләре исеменнән 87 яшьлек Зәйтүнә апа Хәбибуллина әнә шулай ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Язып кына да калмыйча соңрак редакциягә шалтыратып та сорашты. "Һичьюгы елга башына гына булмыймы икән, тавына менеп булмый", - ди Зәйтүнә әби. Үзе яшәгән Карл Маркс урамының начар хәлдә булуы да борчый аны.

"Асфальт җәюләре бик әйбәт, тик урам башыннан ферма ягына чыкканда берничә метр җир кала. Шул калган юлга да асфальт җәйсәләр урам пычрагы чыгып асфальтны бетермәс иде. Ник шул арасы кала икән?" - дип борчылып шалтыраталар Ударник урамында яшәүчеләр.

Безгә зур өметләр баглавыгыз куандырса да, барыгзның да туфлиләрдән генә йөрүен бик теләсәк тә, без газета хезмәткәрләре генә шул, урамнарга асфальт җәймибез, шулай да гозерләрегезне җитәкчеләргә җиткерә алабыз. Бу юлы да Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты Илвир Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков, ОАО "Татавтодор"ның Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Хәмитов белән сөйләштек. Кече Әтнә авылына быел таш җәеп булмый, финанс мөмкинлеге юк, киләсе елга булыр дип өметләнеп торабыз. Хатта искә алынган "Сарман урамының башын да" яшәүчеләргә дә алдан була дип әйтә алмыйм, мөмкинлек була икән эшләрбез...- диде Илвир Галиев. Ударник урамы башына килгәндә, "Бу арада да асфальт була, анысы икенче программа нигезендә киләсе елга җәелә", - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Халиков. Шунысын да искәртим, быел Пушкин урамына асфальт җәелми, программа нигезендә җәелә дип язган идек. Эшләнә дә башлаган иде. "Урыны сазлыклы, юеш, таләпләргә туры килми, асфальт җәеп булмый. Быел торба куеп, вак таш түшәп калдырабыз.", - диде Зөлфәт Нур улы. "Түшәлгән таш әйбәт сакланса, киләсе елга асфальт җәеләчәк",- дип ачыклык кертте Марат Халиков. Уф, безгә калгач кына, дип уйлап куйгансыздыр. Күңелсезләнергә ашыкмыйк, Һәр эшнең җае бар, диләр, белгечләр белми әйтмәс, арты хәерле булсын. Бата-чума торган җиргә вак таш җәелү дә уңай күренеш, кемнәргәдер анысы да юк әле. Ул урамнарга да чират җитәр дип уйлыйк...

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев