Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Энҗе бер төркем егетне үзенә каратты

Соңгы вакытта күргәнсездер Әтнә районының Бактачы авылы кызы Энҗе Хөсәенова, кайсы фотосына карасаң да, бер көтү егетләр арасында, ник бер кыз булсын. Чибәр, акыллы, сөйкемле инде, сүз дә юк... Егетләр күп, ә ул берәү генә. Ни булып бетәр, дисезме? Мин дә кызыксындым, "Күңел чыңы" түгәрәге әгъзасы, "Башваткыч"та "Ызандашлар" төркеме белән...

Соңгы вакытта күргәнсездер Әтнә районының Бактачы авылы кызы Энҗе Хөсәенова, кайсы фотосына карасаң да, бер көтү егетләр арасында, ник бер кыз булсын. Чибәр, акыллы, сөйкемле инде, сүз дә юк... Егетләр күп, ә ул берәү генә. Ни булып бетәр, дисезме? Мин дә кызыксындым, "Күңел чыңы" түгәрәге әгъзасы, "Башваткыч"та "Ызандашлар" төркеме белән чыгыш ясаучы кызыбыз бүген ни майтара анда. Кытай теле белүе сәбәпме...

- Бер төркем егетләр белән йөреп алырга туры килде шул, мин практиканы IT-лицей КФУда үтәм. Практика җитәкчем - Әлфия Нурияздан кызы Баһаутдинова. Ике төркем 9 нчы сыйныфларга туган телдән белем бирәм. Тырышам бик. Әлеге лицейда укучылар үзләре дә бик тырышлар, тәртиплеләр. Укытучылар коллективына да хөрмәтем бик зур, киңәшләрен кызганмыйлар, яшь белгечләргә ярдәм итәргә генә торалар. Бездә, бу лицейда, хәзерге вакытта "Туган тел атналыгы" бара. Менә шул уңайдан без укучылар белән төрле чаралар оештырабыз, экскурсияләргә йөрибез. 13 февраль көнне 7 сыйныф укучылары белән герой шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында булдык. Әлеге музей Казан шәһәре М.Горький урамындагы 17 йортта урнашкан. Без укучылар белән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән биредә тагын да якынрак таныштык. Кайчандыр шагыйрь басып йөргән эзләргә басып йөрү, ул куллары белән тоткан әйберләргә кагылу- үзе бер бәхет. Укучыларым менә шуны тойды, аңлады. Кичә,14 февраль, "Гашыйклар көне"ндә яраткан укучыларым - тугызларым белән Кәрим Тинчурин театрында И. Юзеевнең "Гашыйклар тавы" спектаклен карадык. Дәреслектән әсәрне уку бер нәрсә, ә менә барып, үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче. Театрдан барыбыз да бик канәгать калдык. Әлбәттә, укучыларны оештырып, җыйнап алып, әлеге чараларга барырга ярдәм иткәне өчен практика җитәкчемә зур рәхмәтле мин...- дип сөйли Энҗе Ирек кызы Хөсәенова.

Үзе дә бик булган. "Болай эшләсәң, чынлап та үз һөнәреңнең остасы булачаксың..", - дип яза аңа Кимедәге укытучысы Сания Батыршина. Амиин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев