Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең горурлыгыбыз

Күптән түгел Яңа Шашы төп мәктәбенең алыштыргысыз математика укытучысы Гәрәева Гөлфиягә 55 яшь тулды. Кеше гомеренең иң бә­рәкәтле, нәтиҗәле, эш башкарырга сәләтле чагы бу. Бүгеге көнгә нә­ти­җәләре дә ике "бишле" куярлык! Гөлфия Айтугановнаның узган гомере һәм киләчәге яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән бәйләнгән. Башкача аны күз алдына китерү...

Күптән түгел Яңа Шашы төп мәктәбенең алыштыргысыз математика укытучысы Гәрәева Гөлфиягә 55 яшь тулды.
Кеше гомеренең иң бә­рәкәтле, нәтиҗәле, эш башкарырга сәләтле чагы бу. Бүгеге көнгә нә­ти­җәләре дә ике "бишле" куярлык! Гөлфия Айтугановнаның узган гомере һәм киләчәге яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән бәйләнгән. Башкача аны күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул балачактан ук укытучының тынгысыз хезмәтен күреп үсә, чөнки әнисе Нурмөхәммәтова Рәшидә апа Иске Өҗем мәктәбендә 42 ел балалар укыта. Үзенең гомерлек һөнәрен дә ул нәкъ менә әнисе үрнәгендә сайлый, аның кебек үк математика укытучысы булырга карар кыла.
Үзен шул хезмәткә багышлау нияте аны 1979 елны Казан дәүләт педагогия институтының математика факультетына алып килә. Студент еллары сизелми дә үтеп китәләр. 1983 елда институтны тәмамлаган яшь белгечне районыбыздагы Комыргуҗа төп мәктәбенә билгелиләр.
1984 елда ул Чембулат сигезьеллык мәктәбенә эшкә кайта. Чөнки тормыш юлын Яңа Шашы егете Гәрәев Зөфәр белән бәйли. Төп нигездә бәхетле гаилә корып, ике ул, бер кыз үстерәләр. Каената-каенана белән озак еллар килешеп яшәп, аларны тәрбияләп олылык­лап, хәер-фатихаларын алып соңгы юлга озата. Үрнәк гаиләнең балалары да ата-анасына игелекле, тырыш булдылар: мәктәптә яхшы укып, югары уку йортларында белем алдылар. Бүгенгесе көндә улы Азат һәм кызы Нурфия үз белгечлекләре буенча эшлиләр, үз юлларын таптылар, әти-әни­ләре үрнәгендә икесе дә матур гаилә кордылар. Ә төпчек уллары Инсаф башкалабыздагы энергетика институтында уку­ын дәвам итә. Ата-ана өчен моннан да зур бәхет һәм куаныч юк, мөгаен.
Хезмәт кенәгәсендәге "...математика укытучысы булып билгеләнде" дигән язма сырланганга да инде 34 ел булган. Шул елларда аның укытучы буларак абруе үсте, ата-ана­лар һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казанды. Укучылары математика буенча районда үткәрелгән олимпиадаларда алдынгы урыннар яуладылар, "Математик көрәш" интеллектуаль бәйгесенең җиңүчеләре булдылар. Математикадан 2017 елгы төп дәүләт имтиханы буенча 9нчы сыйныфлардан райондагы беренче өч иң зур күрсәткечне туп­лаучы укучылар булуы да шул хакта сөйли.
Укытучы үзенә һәм башкаларга да таләпчән, үз эшен ахыргача башкаручы буларак, укучыларга һәм укытучыларга бар яктан да өлге булды. Озак еллар сыйныф җитәкчесе буларак ата-аналар белән уртак тел табып эшләве дә, аның эшенә уңай йогынты ясагандыр, билгеле. Бергә-бергә эшләү вакытында төрле чаклар булды. Җиңел булмагандыр. Әмма укытучы төрле ситуациядән чыгуның уңай юлларын таба белә. Сыйныф җитәкчесе буларак кеше белән аралашуда сизгерлек, осталык, киңәшләшә белүне дә таләп итте. Менә шундый сыйфатларга ия булганга күрә, аны өлкәннәр дә, балалар да ихтирам итә.
Гомернең 55 елы үтеп китсә дә, күпме осталык арткан, тәҗрибә тупланган. Кирәк чакта туры сүзле, кирәк чакта ярдәмчел, кеше хәлен аңлаучы, эш өчен янып-көеп йөрүче, гадел һәм максатчан укытучы ул. Башкарган эшләрен барлаганда гомерем заяга үтмәде бит, дип куана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев