Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең халык бәйрәм итә белми ул”

Күзәтү Кайсыгызның бәхәсләшәсе килә?! Яңа ел төнендә, каникулларында үткән чараларга, көндәлек мәшәкатьләргә күз салып, үзебезнең ничек яшәешебез хакында уйлап карыйк әле...

Шулай да күңелнең никтер килешәсе килми, ничек бәйрәм итә белмибез янәсе, безме, шулай да район үзәк больницасында ишеткән әлеге җөмлә кайта-кайта уйлатты. Боз сараенда тау шуып имгәнгән балалар, идән астына егылып төшкән өлкәннәр, исереп егылган ирләргә ярдәм күрсәткән (әле күрсәтелмәгәне күпмедер) сәламәтлек саклаучыларның дәлилләре саллырак; артыграк бәйрәм итеп җибәрәбез ахыры, алтын урталыкны һич кенә дә тотып булмый, туктый алмыйбыз, сәламәтлегебез хакында уйларга вакыт та юк, кызып киткәч балалар да онытыла. Бар да урамда булды шул: эте дә, адәми заты да. Газетабыз чыкмаса да 31 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр сайтыбыз туктап тормады, чиратлашып эшләдек. Билгеле инде өйдә генә утырып эшләп булмый, төн уртасы булса да тәпиләргә туры килә. Боз Сарае ераграк, якынайтып туры юлдан киттем. Кирәк булганда, йөрәк зур, су буйлатып чишмә аша, арт яклап кына барыш. Ә сукмакны көрәп куймаганнар, аяк бер төшә, бер менә, каккалап алмый да булмый. Шулай аяк киемендәге карны селкеп торам, арттан кемдер төртә, ничек инде аяк киемен кимичә борылып торасың, "Сабыр ит азрак" , дим. Сабыр итүчегә борылып карасам кара төстәге бульдог, ялгышмасам породасы шулай атала бугай, авызы зур, койрыгы юк. Куркып торырга вакыт та юк, "Нәрсә юл кирәкме, бар..." , дим эткә. Шаккатып карап тора. Әйләнә тирәдә ник бер адәм заты булсын, киттем, туктасам эт тагын төртелә, менә шулай бу этнең ата-бабаларын, хуҗасын сүгеп, аларның кемлеген белү теләге белән икәүләп тәпилибез. Әле ярый ыржаеп өскә ташланмады рәхмәт төшкере. "Иш ишен таба", ди безнең халык. Этнең породалы булуы бара торгач куандыра да башлады. Олы юлга өчәүләп чыктык, тагын бер ир заты өстәлде. Тик минем сакчым озак барды әле. Затлы нәсел булуы ярады, вак-төяк этләр бәйләнмәде, алары да аз түгел, санап кына өлгер. Яңа ел тамашасын карарга кетмәделәр аны тәртип саклаучылар. Боз сараен төзегәндә "Ник азаплыйлар икән бу кадәр халыкны, кемгә кирәк ул..." дип сөйләүчеләр байтак иде, чана тарткан, коньки таккан бала-чаганы, олыларны күргәч, кирәк икәнен әнә шуларга күрсәтәсе килеп китте. Рәхәт тә, матур да... "Быелгы тау биегрәк тә, куркынычрак та , имгәнмәсәләр ярар иде", дип борчылган иде халык. Монысының шулай икәнлеген имгәнгән балалар раслады, киләчәккә сабак булсын, төзүчеләргә дә, төнге сәгать 11ләрдә тау шуган балаларның ата-аналарына да, "Көндез дә шуып була югыйсә..." - олылар шуган Яңа ел төнендә моның хәтәр икәнен уйларга вакыт була димени.. Карадык Яңа ел тамашасын. Әле ярый көне артык суык түгел иде, шулай да бер урында басып тора торгач үзәккә үтә. Тырышлык куйган район мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт билгеле, халыкны быел да тамашасыз калдырмадылар. Иске елны озатканда балаларның гына түгел олыларның күңеле кузгалып могҗиза көтә. Шуңадыр бар да Боз сарае янәшәсендә чуала. Ишебез шактый иде. Тау шуганы шуды, коньки такканы бозда йөрде, ә без алкышладык, Кыш бабай (Фәрит Борһанов)ның бүләк өләшкәненә дә сөендек. Аукционда бәхәсләштек, барыбер сатып алдык дәү бүләкне. Бәйрәм салютын карадык. Шулай да күңел үткәнне сагынды, бәлки шулай тиештер дә, тик ... йотылып караган, кайта-кайта искә төшеп елмайткан тамашалар юк ... "Барма бар инде..., ярый, юк ише түгел" - шулай дип бәяләдек.

Тик күңел төшереп утырамы соң безнең халык, үзе бәйрәм ясый. Мәсәлән, елдагы матур гадәтне дәвам итеп, без, Олы Әтнәнең Сарман урамында яшәүчеләр, Путинның котлавыннан соң, урамга чыгып йөгердек. Салют атканнарын карап хозурландык. Җор теллеләр: "Монысын байлар ата, ә монысы безнең кебекләрнеке..." дип аңлатма бирә бардылар. Хет кемнеке булсын, салют - салют инде. Бетте бугай дип, үзебезнең урамның салютын аттык Шуннан соң иң кызыгы башланды инде- бәлеш. Ит бәлешен быел больницада эшләүче Раиләбез пешерде. "Бик тырыштык, гаилә белән пешердек ", - дип, Яңа ел белән котлады гармунчы Фәритебез. Шиһаповлар ик Ул бәлешнең тәмлелекләре! Аллаһы Тәгалә рәхмәте инде бу, өйдә утырып ашасаң бу кадәр тәмле дә булмый әле ул, ә монда урамда, өстәл әзерләп, бөтен тирә- күрше берсен-берсе котлап, кыстап ашаганда искитмәле! Күз алдына китергәнсездер инде, пар бөркеп тора... Янындагы шешәләргә дә әллә ни игътибар бирелмәде кебек. Тотып куюлар, котлаулар, теләкләр теләүләр, биюләр, уеннар озак дәвам итте. Нәкъ шул вакытта Олы Мәңгәрнең Пролетар урамының Югары Очына да бәйрәмгә Ленин урамынын Түбән Очыннанда кунаклар килә. "Кайнар мәтрүшкәле чәй, урамда пешкән коймак белэн сыйладык узләрен. Бәйрәмебез бәйрәм салюты белэн тәмамланды. Безгә шулайук Казаннан, Апастан, Кенәрдән килгән кунаклар да кушылдылар. Гариповлар гайләсе Югары Очыбызга бик яхшы тау ясады. Көндез без кечкенә вакыттагы еллардагы кебек балалар тавышы яңгырап торса, кичен без дә алардан калышмыйбыз. Рәхәтлекләре... Рәхмәт аларга.Киләсе елларда да бер -беребезне югалтмыйча бик күп яңа елларны каршы ала алсак иде", - дип яяза Олы Мәңгәрдән Надия Сәфәргалиева. Амиин. Безнең кебек Яңа ел каршылаучылар тагын бардыр дип ышанасы килә.

Тынгысыз безнең халык, Яңа ел алдыннан Ары авылыннан Кадимовлар алып килгән Кыш бабай, Кар кызы, Әтәч район үзәгендәге оешмаларга бәйрәм ясап, бер оешмадан икенчесенә кереп котлап йөрделәр. "Гадәти эш көнебезне яктыртты алар..." дип үзара сөйләштек. Күз алдына китерегез почта бинасына фотоаппарат тотып Фидаиль Кадимов, аның артыннан Кыш бабай, Кар кызы булып киенгән Риалә Кадимова һәм ел символы Әтәч кереп китте. Безгә дә шулай килеп керделәр. Биедек, шигырь сөйләдек, ә Кыш бабай капчыгыннан алып тәм-том өләште. Бар да балачактагы кебек. Һәм бу хезмәт ел да кабатлана. Авылларны гизеп, Ары, Кимене әйләнеп, барын котлап йөриләр. Моның өчен берәү дә акча түләми, бу эшне берәү дә кушып эшләтми. "Үз күңелебезне үзебез күреп яшәмәсәк, безне кем кайгыртыр", - дип шатлык өләшәләр алар. Менә шулай яши алсак иде. Бер-беребезнең хәленә кереп, хәлен белешеп, бер-беребезгә шатлык бүләк итеп. Шатлык димәктән, район үзәген чистартканнарына игътибар иттегезме? Күпме кар түгелгән, җәяүлелшәр юлы чистартылган....- район җитәкчелеге, авыл җирлеге, оешмалар хезмәте бу! Үзебез яшисе җирне менә шулай карап, кайгыртып торыйк. Бергәлектә көч икәнен онытмыйк. Ә без һаман Сезнең белән газета укучыларыбыз, тиражыбыз 2019 булып 2017 елга аяк бастык. Хәерлегә булсын, дип телик...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев