Әтнә таңы

Безнең хәбәрчеләр яза

Картлык зары Гомер атым-аргамагым Ник бүген кешнәп чапмый? Чыбыркыңны читкә куй дип, Картлыгым ишек шакый. Кайда калды чапкан чагым Чаптарыма атланып. Кая чабу, чак-чак атлыйм Таягыма таянып. Сөякләрнең сызлавына Мин, димен, ничек түзәм? Көннең кайчан үзгәрәсен Ике көн алдан сизәм. Иртә белән буран чыгар, Картларның алып котын. Минем дә бит...

Картлык зары

Гомер атым-аргамагым

Ник бүген кешнәп чапмый?

Чыбыркыңны читкә куй дип,

Картлыгым ишек шакый.

Кайда калды чапкан чагым

Чаптарыма атланып.

Кая чабу, чак-чак атлыйм

Таягыма таянып.

Сөякләрнең сызлавына

Мин, димен, ничек түзәм?

Көннең кайчан үзгәрәсен

Ике көн алдан сизәм.

Иртә белән буран чыгар,

Картларның алып котын.

Минем дә бит яшь чагымда

Буранлы иде холкым.

Әллә нәрсә булды билгә,

Чайкалам искән җилгә.

Туфракмы тарта үзенә,

Иелә башым җиргә.

Кан басымы күтәрелә

Көненә ничә тапкыр.

Тагын укол кадатырга

Өеңә табиб чакыр.

Реклама

Ә ул миңа язып бирә

Бик кыйммәтле дарулар.

Учлап-учлап дару эчәм-

Ничек чыдый бавырлар.

Теш казнасын әйткән дә юк-

Барысы да алтын теш.

Саф алтыннан теш куйдыргач,

Яшьлеккә кайтам, имеш.

Шул уй белән өйдән чыктым,

Җыеп бөтен көчемне.

Күрсен әле күрше кызы

Минем алтын тешемне.

Авызымны ачкан идем,

Сүзем чыга "ыж" да "ыж":

Сиңа гына күжем төште,

Күршекәем сылу кыҗ!

Ботын чабып көлде күршем:

-Әй, бабакай, әй бабай.

Таягыңны ал да тизрәк,

Өеңә шыл, выҗ, давай...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: