Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең хәбәрчеләребез иҗаты

Бала тудыру йорты.Тәрәзәдән Ишетелә сабый елавы. Әрнеп елый бала.Ара-тирә генә Яңгырап китә табиб янавы. Показать полностью.. "Үкенерсең,кызым,ныклап уйла, Ал балаңны,зинһар,калдырма!.. Тормышыңның җайларсың да бәлки, Басасың бар ходай каршына." Үгетләргә бирешми яшь ана, Аңламый шул сабыеның телен. "Әнием.дия кебек, ташлама син мине, Әтием бер килер,җаның бармы синең?" ...Еллар уза яраларны ямап...

Бала тудыру йорты.Тәрәзәдән
Ишетелә сабый елавы.
Әрнеп елый бала.Ара-тирә генә
Яңгырап китә табиб янавы.

"Үкенерсең,кызым,ныклап уйла,
Ал балаңны,зинһар,калдырма!..
Тормышыңның җайларсың да бәлки,
Басасың бар ходай каршына."

Үгетләргә бирешми яшь ана,
Аңламый шул сабыеның телен.
"Әнием.дия кебек, ташлама син мине,
Әтием бер килер,җаның бармы синең?"

...Еллар уза яраларны ямап
Сабый инде үсеп буй җитә.
Моңлы җырлар җырлый-җырлый эчтән
Толымнарын үрә бер,сүтә.

Чибәрлеге өстенә уңган-булган итеп
Үстерә аны тәрбиягә алган ата-ана.
Җылы оя, пар канат атында үстерә дә,
Насыйбы чыккач,читкә очыра.

Гомер йомгаклары сүтелә бара
Чәчләргә чал кертеп еллар уза.
Кайчандыр үзе ятим калган йортта
Башта кызы,аннан улы туа.

Сабый чагын ятимлек яраласа ,
Япь-яшь килеш кала канатсыз.
"Нигә? Нинди гөнаһларым өчен? "сораулары
Тынлыкта кала,һичбер җавапсыз.

Язмыш сынаулырын кат-кат үтеп
Нык булырга өйрәнә яшь хатын.
Баларны ялгыз үстерә,һич сер бирми
Күрсәтми ул мендәр тешләп елаган чагын.

Гадәти көннең иртәсендә кинәт
Ишегендә кыңгырау тавышы.
Бер әбекәй басып тора,әләмә киемле,
Аягында күптән яңа булган галошы.

"Исәнме,кызым,мин әниең синең,
Тукта тыңла ,япма ишегең!
Беләм балам игелек күрергә,
Хөрмәткә лаегы юк минем ишенең!

Тик нишлим соң,ярты гасыр узды,
Телеп-телеп җаным, йөрәгем.
Гаф ит син мине ,кичер кызым,
Газапланып тәмам йөдәдем..."

Күз яшьләре аша әйтте хатын:
"Апа булмагандыр бәлки чарагыз.
Инде ничә еллар үтеп онытылгач,
Ник ярама саласыз соң тоз?

Мин дә ана, үстердем ялгыз 2 бала
Үстергән әнием, әтием булышты.
Аллага,шөкер гөнаһ кылмадым мин,
Тырнаштым да узем, тырыштым...

Кичерәм сезне,тик белегез апа,
АНА исеменә сез һич лаек түгел.
Ходай каршына басып җавап тотканда
Тыныч булсын иде сезнең күңгел..."

Язмыш...язмыш...Кешеләр газиз балаларын
Синең кочагыңа ташлыйлар...
Җитте заман... Ә песиләр һаман нәниләрен
Авызына кабып ташлыйлар...
***
Бала тудыру йорты.Тәрәзәдән
Ишетелә сабый елавы.
Әрнеп елый бала.Ара-тирә генә
Яңгырап китә табиб янавы.
"Үкенерсең,кызым,ныклап уйла,
Ал балаңны,зинһар,калдырма!..
Тормышыңның җайларсың да бәлки,
Басасың бар ходай каршына."

Үгетләргә бирешми яшь ана,
Аңламый шул сабыеның телен.
"Әнием.дия кебек, ташлама син мине,
Әтием бер килер,җаның бармы синең?"

...Еллар уза яраларны ямап
Сабый инде үсеп буй җитә.
Моңлы җырлар җырлый-җырлый эчтән
Толымнарын үрә бер,сүтә.

Чибәрлеге өстенә уңган-булган итеп
Үстерә аны тәрбиягә алган ата-ана.
Җылы оя, пар канат атында үстерә дә,
Насыйбы чыккач,читкә очыра.

Гомер йомгаклары сүтелә бара
Чәчләргә чал кертеп еллар уза.
Кайчандыр үзе ятим калган йортта
Башта кызы,аннан улы туа.

Сабый чагын ятимлек яраласа ,
Япь-яшь килеш кала канатсыз.
"Нигә? Нинди гөнаһларым өчен? "сораулары
Тынлыкта кала,һичбер җавапсыз.

Язмыш сынаулырын кат-кат үтеп
Нык булырга өйрәнә яшь хатын.
Баларны ялгыз үстерә,һич сер бирми
Күрсәтми ул мендәр тешләп елаган чагын.

Гадәти көннең иртәсендә кинәт
Ишегендә кыңгырау тавышы.
Бер әбекәй басып тора,әләмә киемле,
Аягында күптән яңа булган галошы.

"Исәнме,кызым,мин әниең синең,
Тукта тыңла ,япма ишегең!
Беләм балам игелек күрергә,
Хөрмәткә лаегы юк минем ишенең!

Тик нишлим соң,ярты гасыр узды,
Телеп-телеп җаным, йөрәгем.
Гаф ит син мине ,кичер кызым,
Газапланып тәмам йөдәдем..."

Күз яшьләре аша әйтте хатын:
"Апа булмагандыр бәлки чарагыз.
Инде ничә еллар үтеп онытылгач,
Ник ярама саласыз соң тоз?

Мин дә ана, үстердем ялгыз 2 бала
Үстергән әнием, әтием булышты.
Аллага,шөкер гөнаһ кылмадым мин,
Тырнаштым да узем, тырыштым...

Кичерәм сезне,тик белегез апа,
АНА исеменә сез һич лаек түгел.
Ходай каршына басып җавап тотканда
Тыныч булсын иде сезнең күңгел..."

Язмыш...язмыш...Кешеләр газиз балаларын
Синең кочагыңа ташлыйлар...
Җитте заман... Ә песиләр һаман нәниләрен
Авызына кабып ташлыйлар...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев