Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең хоккейчылар куандыра

Сүзне көндәшләрдән башламыйча булмый, чөнки "Көнбатыш" конференциядә аларга җитүче юк. Әйтик, СКА 33 уеннан соң 82 балл туплады. Иң күп алка (148) кертүче дә, иң азны (51) үткәрүче дә Санкт-Петербурга хоккейчылары.

"Көнчыгыш" конференциядә 33 уеннан соң 71 балл туплап, алда Магнитогорск "Металлург"ы бара. Безнең "Ак Барс" 35 уеннан соң 68 балл туплады, әлегә бу өченче күрсәткеч. Соңгы уенда "Ак Барс" авырлык белән булса да, "Себер"не отып кайтты. Исәп 2:1 булды.

Ә менә көндәшләр сокландырды. СКА 2:3 исәбенә оттырып барган җирдән, ЦСКАны - 6:3, ә "Металлург" Мәскәү "Динамо"сын 5:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.

Безнең Түбән Каманың "Нефтехимик" клубы да куандырды - Новокузнецк "Металлург"ын читтә 5:4 исәбе белән отып, әлегә үз дивизионында 10нчы урында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев