Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең җилкәгә төшә диләр

Россиянең Дәүләт Думасы салым маневры кабул итте: нәтиҗәдә бензин бәясе үсәчәк, дигән фикердә экспертлар.

Закон нигезендә нефтькә таможня пошлиналары этаплап киметелә, шул ук вакытта нефть чыгарган өчен салым күтәрелә. Бу нәрсә дигән сүз?

Закон дәүләт бюджетына өстәмә рәвештә 2016 елны - 247 миллиард һәм 2017 елны 250 миллиард сум акча кертәчәк. Мәсьәләнең икенче ягы бар. Финанс министрлыгы бензинның 1 литры 1,8 сумнан да күпкә артмас, дип санаса да, экспертлар башка фикердә. Алар фикере белән, хәтта, Дәүләт Думасының энергетика комитеты вәкилләре дә килешә.

Беренче яртыеллыкта бензин бәясе 20 процентка артып, 45 сумга, ә инде 2015 ел ахырына 50 сумга җитәр, диләр.

Кыскасы, Законның плюсы шул - казнада акча артачак. Ә минусы - ул кулланучылар җилкәсенә төшәчәк. Шунысына рәхмәт, бәя кискен артмый, җайлап үсәчәк.

ИНТЕРНЕТ-күзәтү

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев