Әтнә таңы

Безнең Илсур абый!

Хәтер Исән булса буген аңа 62 яшь тулган булыр иде. Показать полностью.. Без, аның укучылары, аларның әти-әниләре вафатына ике ел узса да, бу югалту белән килешә алмыйбыз. Безнең өчен Илсур абый Дәминов исән кебек. Илсур абый изге зат иде! Минем өчен ул әле дә исән, мәктәбенә аяк атлаган саен Илсур...

Хәтер
Исән булса буген аңа 62 яшь тулган булыр иде.


Без, аның укучылары, аларның әти-әниләре вафатына ике ел узса да, бу югалту белән килешә алмыйбыз. Безнең өчен Илсур абый Дәминов исән кебек.
Илсур абый изге зат иде! Минем өчен ул әле дә исән, мәктәбенә аяк атлаган саен Илсур абый белән исәнләшәм, укытудагы яңалыкларны кабул итә алмаганда мин аның белән киңәшләшәм, балаларым өчен борчыла башласам да, Илсур абый исемә төшә, чөнки аларның иң зур терәге, яклаучысы да ул булды! Ә "Әтнә таңы"на шигырьләрен әзерләгәндә мин янәшәмдә Илсур абыйны тойдым, гомумән, ул һәрчак минем янәшәмдә, чөнки мин "Әтнә таңы"нда Илсур абыйның фатихасын алып эшли башладым, Әгерҗегә мине чакырып хат юллаучы да, минем сорауларыма җавап бирүче дә, мине каршы алучы да Илсур абый булды. Мин Әтнәгә кайтканда ул директор түгел иде, ә районны оештырып, аны аякка бастыру өчен янып йөрүче кешеләрнең берсе, иң акыллысы... Каршыма килеп чыкты, ә мин аңа карап торам, шулкадәр сөйкемле, акыллы, һәркемне үзенә тарта белә, ә белеме ... аның кебекләр сирәк! Ә кешелеклелек....аңа җитә алучылар юк! Аңа җитә алучы укытучы да, директор да башка юк! Ул һәрвакыт үзе булып кала алды! Тик үзен саклый белмәде, аның янәшәсендә рәхәт иде, үзебез хакында уйлап, без, аның кайгыртуын тоеп яшәүчеләр, аны саклыйсы бар дип тә белмәдек ... Ә ул һәрчак безнең янәшәдә, белә, күрә. Узган ел "Ел укытучысы" бәйгесендә катнаштым, беренче көн узды, Әтнә мәктәбеннән Галия катнашкан ел, баллары түбәнрәк. Ә мин төштә Илсур абыйны күрәм, бөтен катнашучылар янәшәсеннән үтте дә, Галиянең иңбашына кулын куеп елмаеп куйды! Уянып киттем, димәк, Галия җиңәчәк! Иртән баргач, берничә укытучыга сөйләдем, Нәкъ шулай булды! Менә нинди кеше ул безнең Илсур абый! Ул мәңге яши әле!..
Сурия МИНГАТИНА

Илсур абыйнын БАЛАЧАК ШИГЫРЬЛӘРЕ

Алгебра бәете.

Алгебрадан куркып
Саташып ятам төнне.
Тез буыннарым калтырый,
Йөрәкләрем черт-мерт итә
Алгебра кергән көнне.

Алгебраны белеп булмый
Чыгып булмый читенә.
Алгебра сүзен ишетсәм
Маңгаема тирләр чыга
Нервым кечәйт ителә.

Суфия апай ачулана
Нишләп белмисез сез ди?
Яхшылап белер идегез
Бишлеләр алыр идегез
Тик утырмыйсыз сез ди.

Тик утырмаган кая ул
Авыз ачып тыңлыйбыз
Күзне текәп утырсак та
Ничек кенә тыңласак та
Чуртым да аңламыйбыз.

Әптер һәм ватык гармон.

Тәнәфестә Әптерәшкә
Гармон уйна дияләр.
Уйна инде, уйна диеп
Тенкәсенә тияләр.

Уйнармын, ярар, ди Әптер
Сөйли башлый ул вәгазь.
Бу тишеккә мүкләр өчен
Кирәк ди, бик күп кәгазь.

Малайлар кесәләреннән
Черновиклар алалар.
Барысын да бергә жыеп
Әптерәшкә салалар.

Әптер тишек мүкли башлый
Гармоннан күзен алмый.
Мүкләгәчтен уйнап карый
Гармон барбер уйнамый.

Шушы гармонга карап ул
Нишлим,ни хәл итим ди!
Барбер уйнап булмый, ватык,
Класска кереп китим ди.

Әптер китә дәү-дәү атлап
Малайлар да китәләр.
Кызлар гына әйләнешеп
Көйсез танцы итәләр.

Гармонсыз бии алмыйлар
Танцыны да ташлыйлар.
Авызларын зур-зур ачып,
Җырлар җырлый башлыйлар:

«Урманнарны яңгырата
Сандугачларнын моңы.
Искереп, ватылып беткән,
Безнең мәктәп гармоны.
Урманнарда, бакчаларда,
Яфрак яра тал тирәк.
Әйбәтләп танцы итәргә,
Бер яңа гармон кирәк».

Начар фәннәр бәете

Ал булмый, булмый, булмый,
Гөл булмый, булмый, булмый.
Читен фәннәрне тәнкыйтьләп
Алмыйча булмый, булмый.

Башлыйк әле бу тәнкыйтьне
Алгебра фәненнән.
Ишетсәм «алгебра» сүзен
Шардай була ике күзем,
Тирләр чыга тәнемнән.

Алгебрадан безнең һаман
«Икеле» ләр, «Өчле» ләр,
Суфия апай берәр заман,
«2» ләрне куймый һаман,
Куяр микән «бишле» ләр?

Тарихны да мактап булмый,
Бик яман ул, бик яман.
Тарих керә иртәгә дип,
Инде нихәл итәргә дип
Куркып йөрим мин һаман.

Калдырмыйк тагын тәнкыйттән
Чукынчык физиканы.
Укысаң да аңлап булмый,
Аңласаң да сөйләп булмый,
Бер дә яратмыйм аны.

Тагын бар бер начар фән,
Ул да булса химия.
Саргая инде йөзләрем,
Агара инде чәчләрем,
Химия дия - дия.

Инде бик куп яздым бугай,
Житәр инде бүгенгә.
Калганнарын да язармын,
Калсын икенче көнгә.
1966 ел.

СӘЯСИ ШИГЫРЬЛӘР
Бардым күлгә, салдым кармак….

Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми, шул.
Вәгъдәләрен онытты да,
Бирә Ельцин кирәкне шул.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам,
Җәйге җылы җилләрдә лә,
Туган үскән илләргә.
Без утырган машинаның,
Тоткалары җиз генә.
Хәзер инде кавышулар,
Насыйп булмас тиз генә.
Түрэ йөргән машинанын,
Тоткалары алтыннан.
Дәрман булса, чабар идем,
Автобусның артыннан.
Без утырган машинанын,
Тоткалары алюмин.
Җәяүләп кенә булса да,
Бер кайтырмын әле мин.
Йөгереп китәрдәй булам ла,
Кайтып җитәрдәй булам…
Җырларсың да, җыларсың да,
Бу катлаулы заманда…
1992ел.

Тавыш бирсәк

- Борис дәдәй! Илдә эшләр харап,
Алдадың син безне күзгә карап.
Адым саен ришвәтче һәм карак
Байлык туплый казна малын талап.
Партия юк, инде Совет бетә,
Чират кемдә? Безне ниләр көтә?
Әйт дөресен, их, анасын ормыш,
Яхшырырмы, ниһаять безнең тормыш?
- Иван энем! Борчылма син болай,
Рәсәй алга китәр, язса Ходай.
Татарстан бирер дуңгыз ите,
Кайтарырбыз Канададан бодай.
Муллык арта, кара кибетләргә,
Киштә тулы импорт шәраб, сагыз.
Бар да булыр, минем кешеләрне
Дәүләт Думасына сайласагыз.
Тавышыңны бирсэн, Иван энем,
Моң-зарыңны синең онытмамын.
Демократлар торса ил башында
Рәхэт яшәр синең оныкларың.
0:15
0:15

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: