Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Безнең ишегалды” программасы буенча Олы Әтнәдә дә халык җыены узды

Бу уңайдан районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, урынбасары Марат Халиков, Олы Әтнә авыл җирлеге, шулай ук коммуналь-хуҗалык вәкилләре һәм шушы йортларда яшәүчеләр катнашында җыелыш узды.

План буенча балалар мәйданчыгы, җиңел машиналар өчен “стоянка”лар, хәтта ишегалдына чыгып, сөйләшеп утыру өчен махсус эскәмияләр дә урнаштырылган бик матур ишегалды булачак монда. Җыелышка килүчеләр арасында “Безнең ишегалды иң матуры булачак икән”, – дип куанучылар да булды.
Биредә халык үтенечен исәпкә алып, җитәкчелек тө­зегән план буенча фикер алыштылар. Дөрес, план белән танышканнан соң, бу йортларда яшәүчеләр кайбер үзгәрешләр кертүне сорадылар. Җитәкчелек мөмкин булганнарын эш­ләр­гә вәгъдә итте. Ни дисәң дә махсус программа бит – кайбер өлешләрен үзгәртергә ярамый, моны аңлап кабул итәргә кирәк.
Шул ук вакытта: “Август башларында бу эшне башларга да уйлыйбыз”, – дип куандырдылар. Монысы да ышаныч тудыра – чөнки финанс белән тәэмин ителгән, планга кертелгән махсус программа бу. Әлеге вакытта Бә­рәскә мәчетендә эшләүче оешмаларның берсе башкарачак икән аны.
Сүз дә юк, матур булачак, шулай да халык арасында үкенеч белдерүчеләр дә табылды.
– Балалар үсеп җитте инде, өстәвенә аны җәйге каникуллар чорында булдырырга иде. Хәзер мәктәпкә, укырга барыр вакытлары җитә, – дигән фикер дә яңгырады.
Шулай да “Юк”ка караганда “Бар”ның яхшырак булуын аңлап кабул итик. Матур гына түгел, нык, чыдам да булып, шушы йортларда яшәүчеләргә озак хезмәт итсен иде ул.
Белешмә
Татарстан Президентының “Безнең ишегалды” исемле махсус программасы нигезендә агымдагы елны республикада 1084 ишегалдын төзекләндерәләр. Мондый программа бары Татарстанда гына эшли һәм аның нигезендә йорт яны юллары, тротуарлар ремонтлана, ишегалды яктыртыла, эскәмия һәм урналар урнаштырыла, чүп-чар җыю мәйданчыклары булдырыла, ком җәелгән балалар мәйданчыгы оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев