Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең Рәзил - КМС

Якташыбыз, Күшәр егете Рәзил Сәфәров турында ишетмәүчеләр сирәктер.

Тренировка вакытында сноубордта шуучы бәрелеп, чаңгычы бик катлаулы 2 операция ясатты. 1 еллап аягы гипста йөрде. Рәзилнең спорттагы уңышларына нокта куярга теләүчеләр дә булды. Ул үзе башкача уйлаган, күрәсең. 23-25 декабрь көннәрне Зәйдә узган Татарстан чемпионаты - "Гонка сильнейших"ның беренче этабында катнашып, Рәзил, алай уйлаучыларның борынына чиетте.

10 километр арага юниорлар арасындагы узышта ул 4 урын яулады һәм мастерлыкка кандидат нормасын үтәде. Күз алдына гына китерегез - җәйге тренировкаларсыз ирешелгән уңыш бу. Аны бөтенләй чаба алмас диючеләр дә булган.

Егетнең алдагы хыялы - Татарстан җыелмасы составына керү, шул ук вакытта Сыктывкарда узачак Россия беренчелегенә дә әзерләнә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев