Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең тавыш та кирәк! - "Әтнә таңы"

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең активлыгыбызга бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар...

2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы?

Бу Татарстанда яшәүчеләрнең һәм безнең активлыгыбызга бәйле.

Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар өчен символлар исемлегендә пәйда булды. Ул Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнде. Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак. Тавышны твоя­-россия.рф сайты аша бирергә була. Яңа банкнотларга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин алар 5 мең тавыш җыйгач кына Россия федераль округы символлары картасында пәйда була.

Твоя-россия.рф сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче этапка уза. Бүген Россиянең 20 символы шул чикне узган. Алар арасында Татарстан башкаласының5 меңнән артык тавыш җыйган өч символы да бар инде. Беренчеләрдән булып 5 меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремленә бераз соңрак Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты да кушылды. Шулай итеп, Казан күренекле өч объекты 5 мең тавыш җыя алган беренче шәһәр булды.

Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. Нәтиҗәләр 7 октябрьдә билгеле булачак.

Э.Харрасова фотосы

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/59967-tvoya-rossiyarf-saytyinda-20-simvol-5-me%D2%A3n%D3%99n-artyik-tavyish-%D2%97yiygan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев