Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең якта табигать тә башка...

Бу көннәрдә табигатьнең матурлыгына игътибар итәргә вакытыгыз каламы? Сөбханалла бит. Ул бәс, ул агачлар. Күтәрелеп бер карагыз әле, сокланыгыз, борчу-сагышлар онытылсын. «Сезнең якта табигать тә башка....» Сезнең якта табигать тә башка. Бигерәк тә камил, Юк, йокламыйк, күрми калабыз бит Сихри төннең ямен. Төннең сандугачын, үкси-үкси Тыңлыйсы лар килә, Шул кошларга...

Бу көннәрдә табигатьнең матурлыгына игътибар итәргә вакытыгыз каламы? Сөбханалла бит. Ул бәс, ул агачлар. Күтәрелеп бер карагыз әле, сокланыгыз, борчу-сагышлар онытылсын.

«Сезнең якта табигать тә башка....»

Сезнең якта табигать тә башка.
Бигерәк тә камил,
Юк, йокламыйк, күрми калабыз бит
Сихри төннең ямен.
Төннең сандугачын, үкси-үкси
Тыңлыйсы лар килә,
Шул кошларга кушылып, елыйсылар,
Җырлыйсылар килә.
Сезнең якның сулары да талгын,
Суын ярга какмый,
Усал этләрегез ботны капмый,
Кортларыгыз чакмый.
Сезнең белән, җырлап, таңга каршы
Барасылар килә,
Шушы төндә җырлап, яшәп, үлеп
Каласылар килә.
Төнге урманнарга керәсе дә
Югаласы килә,
Серле Күккә ашып, Мәңгелеккә
Юл аласы килә.
Балачакта мин бит табигатькә
Гашыйк адәм идем...
Аһ, нигә соң ярты гомеремне
Йоклап әрәм иттем...
Саубуллашыйк, бу дөньяда, бәлки,
Очрашмабыз тиздән.
Кәккүкләргә кушылып юрыйм мин дә:
Озын гомер - бездән!
Илдар Юзеев,
шагыйрь
фотолар редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев