Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең заман - "Әтнә таңы"

Безнең заман Гаделсезлек бик күп җирдә Тигезсезлек, хаксызлык. Оятсызлык, явызлыкка Кайчак шаклар катарлык. Белми көчлеләр көчсезне, Белми яшьлек картлыкны. Белми сәламәт авыруны, Белми саклау яклауны. Изге әйберләр тапталды, Чиста җаннар тапланды. Иман, кыйблалар югалды, Намус һәм әдәп урынына Зур байлык торып калды. Пычранды дөнья, буялды Адашкан җаннар белән. Бер гаепсез,...

Безнең заман
Гаделсезлек бик күп җирдә
Тигезсезлек, хаксызлык.
Оятсызлык, явызлыкка
Кайчак шаклар катарлык.

Белми көчлеләр көчсезне,
Белми яшьлек картлыкны.
Белми сәламәт авыруны,
Белми саклау яклауны.

Изге әйберләр тапталды,
Чиста җаннар тапланды.
Иман, кыйблалар югалды,
Намус һәм әдәп урынына
Зур байлык торып калды.

Пычранды дөнья, буялды
Адашкан җаннар белән.
Бер гаепсез, гөнаһсызга
Коелган каннар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев