Безнекеләр - беренче!
Кичә Шәпшедә "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театрлары һәм театр студияләренең республика смортр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Безнең Әтнә муниципаль районының Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының "Яшьлек" театр студиясе студентлары - 8 студент: 3 егет һәм 5 кыз - бу бәйгедә Илгиз Зәйнинең "Ай кызы" спектакле ( режиссеры - Рафис...
Кичә Шәпшедә "Иделкәем" балалар һәм яшүсмерләр үзешчән курчак театрлары һәм театр студияләренең республика смортр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Безнең Әтнә муниципаль районының Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының "Яшьлек" театр студиясе студентлары - 8 студент: 3 егет һәм 5 кыз - бу бәйгедә Илгиз Зәйнинең "Ай кызы" спектакле ( режиссеры - Рафис Сәләхетдинов) белән катнашып, зона буенча 71 очко туплап, беренче урынга лаек булды. Республика буенча 82 театр коллективы арасында - алар дипломант!
Оешканына бер ел да булмаган коллективның шундый зур фестивальдә 1 урын алуы - зур уңыш , зур шатлык бу! Котлыйбыз һәм горурланабыз! Яңа үрләр насыйп булсын.
Исегезгә төшерәм, зона бәйгесендә "Әле мондый спектакль һәм болай уйнаганнарын күргәнебез юк иде" - дип сокланганнар иде аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев