Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр бит болар! Сөбханалла...

Тамаша Безнекеләр бит болар! Сөбханалла... 28,29,30 декабрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Алсу-Илфат маҗаралары" булачагын язган идем. Ниһаять, әлеге тамашаны карадык. Һәм "Ах..." иттек. Сүрия МИНГАТИНА Бар да газетабызның 96 нчы санында язылганча, тамаша үзенчәлекле, күңелле, берәүне дә, бер елгыны да кабатламый. Иң мөһиме, ялыктырмый. Марат Мәхмүт улы олылар...

Тамаша

Безнекеләр бит болар! Сөбханалла...

28,29,30 декабрь көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Алсу-Илфат маҗаралары" булачагын язган идем. Ниһаять, әлеге тамашаны карадык. Һәм "Ах..." иттек.

Сүрия МИНГАТИНА

Бар да газетабызның 96 нчы санында язылганча, тамаша үзенчәлекле, күңелле, берәүне дә, бер елгыны да кабатламый. Иң мөһиме, ялыктырмый. Марат Мәхмүт улы олылар өчен язган әкиятне әнә шулай сокланып карадык. Сәхнә бизәлеше, өлешчө тылсым, утлар чынлап та әкияткә якынайтты. Әкияте әкият, чынбарлыгы - чыгыш ясаучы артистларның, күбесе яңа килгәннәрнең үзебезнекеләр була алуы һәм аларның безнең театрда эшләүләре ихлас куандырды. Шушы коллективны саклаганда яңа үрләр яулау кыен булмас һәм озак көттермәс - Яңа ел тамашасын караганда әнә шуңа инандык.

Камил абый, Таһир абый, Фирдания апа, Сылу, Марат, Риваль, Зиннур, Фаяз, Нияз, Гүзәл, Зөһрә...- аларны хәзер республика халкы да таный. Алкышлап каршы алалар.

Ә менә Айдар Вәлиев, Илфат Шәрифуллин, Алсу Мөсәвирова, Ильмир Нургалиев, Фәнзилә Гыйльметдинова, Язилә Ильясова, Әминә Ситдикова, Зөһрө Мөхәммәтшина - болары яңа килгән, инде без таный башлаган артистлар.

"Кайсы кем иде соң боларның..."

Шулай сөйләшәбез - әкият дөньясына чумып, артистларның бер-берсенә исемнәре белән дәшкәненә игътибар да ителмәгән икән, соңыннан искә төште. Батырчылык итеп, кабат таныштырып карыйм әле: Кар кызын - Илфат, Кыш бабайны Алсу уйнады.

Әкиятнең исеме ни өчен шулай аталганын аңлагансыздыр инде. "Чын" Кыш бабай - Нияз Заһидуллин янәшәсендәге "чын" Кар кызы, "Зәңгәр томан"ны җырлап үзенә каратканы - Әминә Ситдикова.

"Хәдичә" җырын алкышка күмдек, "Тагын тыңлыйсы килә", дип сөйләшкәнегезне ишетәм ара-тирә - Илфат Шәрифуллин җырлады. Баян белән чыккан Айдар Вәлиев безне "Гүзәлем Әсәл"дә Байтимер роле белән үзенә гашыйк иткән иде инде.

Бу юлы аның баянда оста уйнавын, матур җырлавын да белдек, "Тагын башка сәләтләре дә бар әле,"- диделәр. Айдар баян белән чыгыш ясаганда аңа кушылып, авызда уйнаган, авазларга охшаш тавышлар гына чыгарган Ильмирга шаккаткансыздыр. Күргәнегез юк идеме мондый останы, минем дә беренче күрүем. Хәдичә ролен башкарган Зөһрә Мөхәммәтшинаның матур җырлавына, оста биюенә дә сокландык.

Язиләбезне гел "Синең яшьтә нинди егет ди әле...", дип эткәләп кенә җибәрделәр, исегезгә төштеме. Кичә башланып киткәч, беренче булып Хәния Фәрхи репертуарындагы җырны башкаручы артистыбыз - Фәнзилә. Бутасам, ачуланмассыз. Яңа танышабыз, берничә спектакльдән соң мич эченә керсәләр дә таный башларбыз әле. Бер булганнан бар да була, диләр. Хак әйтелгән.

Бу әйтем безнең Әтнә театры коллективына бик тә туры килә. "Тәнәфескә туктап, буфетта тамак ялгап алган арада тамашачы качып бетмәдеме?" - әкият авторы Марат Мәхмүт улы әнә шулай дип сораган иде. Нинди качу, җитмәде әле. "Тагын карарга кирәк бу тамашаны, булмый калмас..." - тәмамланганнан соң да әнә шул хакта гына уйлаштык, кайсы авылларда булачагын да әйттеләр.

Әтнә артистлары куйган спектакльләрне яратып караган Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның яратып әйтә торган сүзен искә төшереп, шуны кабатлыйсым килә: "Республика халкына да күрсәтергә кирәк моны. Бик әйбәт!". Олы кунак бу тамашаны караган булса, нәкъ менә шулай дип әйткән булыр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев