Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Безнекеләр" гаять күп алар, ди өлкән хәбәрчебез Гомәр Шакиров

Шушы көннәрдә 80 яшен тутыручы өлкән хәбәрчебез үз эзләнүләренә нигезләнгән язма җибәргән.

"Сәнгать өлкәсендә көч куючы әтнәләр бик күп", - ди ул һәм тулы бер исемлек тәкъдим итә. "Бу язмамда Бәрәскәдән, Бәрәзәдән булган сәнгатькәрләр искә алынмады... Укучыларыбыз аларны болай да күреп тә, ишетеп тә белә", - ди ул. Язма белән таныш булыгыз.

Без күп кенә сәнгать эшлеклеләренең үзебезнең район авылларыннан икәнен беләбез. Әмма кайберләре белән әле таныш түгелбез. Мәсәлән, Кышлаудан Нәҗип Касыймов. 1914 елдан театр артисты. Ташчишмәдән Рафис Сәгъдуллин Яр Чаллы драма театры артисты. Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова - Югары Шашыдан. Татарстанның атказанган артисты. Роберт Мортазин - Иске Өҗемнән, Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры директоры. Илнур Закиров - Күшәрдән, яшьләр драма театры артисты...

Бу исемлекне дәвам итәргә була. Языгыз, редакциягә хәбәр итегез дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев