Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр иң югары нәтиҗәгә иреште

Пхенчханда узучы Олимпия уеннары тантаналы рәвештә ачылганчы ук, дөньякүләм чарада катнашучы якташыбыз, фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова җанатарларын шатландырды. Команда ярышы кысасындагы парлы биюдә безнекеләр иң югары нәтиҗәгә иреште. Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталары беренчеләрдән булып көч сынаша башлады. Ярыш­ларның беренче көнендә, команда турниры кысасында, ир-атлар һәм спорт парлары кыска...

Пхенчханда узучы Олимпия уеннары тантаналы рәвештә ачылганчы ук, дөньякүләм чарада катнашучы якташыбыз, фигуралы шуу остасы Евгения Тарасова җанатарларын шатландырды. Команда ярышы кысасындагы парлы биюдә безнекеләр иң югары нәтиҗәгә иреште.

Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталары беренчеләрдән булып көч сынаша башлады. Ярыш­ларның беренче көнендә, команда турниры кысасында, ир-атлар һәм спорт парлары кыска программа бе­лән чыгыш ясады. Россия­нең фигуралы шуу осталары - Казан кызы Евгения Тарасова һәм Мәскәүдән Владимир Морозов парлы биюдә иң күп балл җыйды, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Билгеле булганча, команда турниры җиңүче­ләрен, барлыгы сигез чыгыштан соң, спортчылар җыйган балларга карап бил­­гелиләр. Пхенчханда команда ярышы 12 фев­ральдә төгәлләнәчәк. Евгения Тарасованы турнирда Россия җыелмасы капитан­нарының берсе итеп сай­лау­лары да мәгълүм. Якташыбыз фигуралы шуу белән дүрт яшьтән бирле шөгыль­ләнә. Владимир Морозов белән 2012 елдан бирле бергә чыгыш ясыйлар. Тарасова һәм Морозов - ике тапкыр Европа чемпионы исеменә һәм дөнья чем­пионатының бронза ме­да­ленә лаек.

Фигуралы шуу оста­ларының чыгышын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры да югары бәяләде. "Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Спортчылар шәхси рекорд куйды һәм спорт парла­рының кыска программа белән чыгыш ясавы тарихында иң югары нәтиҗә­ләр­нең берсен күрсәтте. Олимпия уеннарына авыр шартларда әзерләнергә һәм чыгыш ясарга туры ки­лүгә карамастан, зур уңышка ирешкән спортчылар өчен шатланабыз. Уеннарны алга таба да күзә­тәчәкбез һәм безнекеләргә җан атачакбыз", - диде министр. Ул дөньякүләм ярыш­та катнашучы якташларыбызга бөтен яктан ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә биргән иде. Спорт берләш­терә дә әле.

Дәвамы: http://vatantat.ru/index.php?pg=287

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев