Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр – икенче!

Татарстан Республикасының шахмат буенча команда чемпионатыннан Әтнә районы шахматчылары авыл районнары арасында икенче урын яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә тренер Раил Шакиров- өченче урында! 20 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвамында барган бу зур ярыштан кубок, медальләр, мактау грамоталары алып кайтсалар да, шахматчыларыбыз әле дә тынычлана алмыйлар: "Актаныш командасыннан бер очко белән...

Татарстан Республикасының шахмат буенча команда чемпионатыннан Әтнә районы шахматчылары авыл районнары арасында икенче урын яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә тренер Раил Шакиров- өченче урында!
20 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвамында барган бу зур ярыштан кубок, медальләр, мактау грамоталары алып кайтсалар да, шахматчыларыбыз әле дә тынычлана алмыйлар: "Актаныш командасыннан бер очко белән генә калдык. Гомуми очколар саны буенча гына алдылар, ә команда җиңүләре белән исәпләсәләр без җиңә идек, бездә - 8 җиңү, аларда 6 гына"... Зәй, Сарман, Биектау, Балтач... хәтта Тәтеш командасын 5,5 очко белән җиңүләре дә тынычландыра алмый аларны. Соңгысында Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгенең филиалы булып, анда 8 тренер эшләве дә мәгълүм. "Татарстан беренчелегендә икенче урын алу - безнең өчен зур җиңү, безнең команданың мондый беренчелектә шул ук Актанышны җиңеп, I урында калганы булды. III урынны да алдык. Быел - икедә. Тиз йөрешле шахмат уенында да җиңгән бар иде Актанышны, шуңа авыррак кабул иттек. Мондый ярышта һәркем үзенчә борчыла инде, актанышлар "Тагын сезгә җиңелсәк, ничек кайтып күренербез", - дип, дүрт көн буе үзләренә урын таба алмадылар. Чөнки көчләр тигез, безнекеләр көчлерәктә, тик вак-төякләре дә җитәрлек, шахматчылар шахмат белән генә шөгыльләнмиләр, һәркайсының үз эше бар, мәктәп укучылары имтихан биреп караган вакытка туры килдек. Запас уенчы итеп калдырган уенчыларны да бәйге барышында төп уенчы итеп күчерми булмады. Кайсы көнне икенче уенга чакырттык. Рәхмәт җитәкчеләренә, берсе дә каршы килмәде, ә үзебезнең җитәкчеләр машина белән йөрттеләр. Һәр нәрсәнең уңай ягы була, барыбыз да ныклап шөгыльләнә башлап, киләсендә беренче урынны алырга кирәк, дип кайттык",- дип сөйли тренер. "Әмиин", дигән минутка туры килсен.
Рәсемдә: сулдан уңга: Фәрит Мостафин, тренер Раил Шакиров, Фердинат Бәйрәмов, ТР шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров, Марс Мингатин, Ирек Сабиров, Роза Кадыйрова, Айнур Гәрәев, Лилия Мингатина, халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов, фотода бәйгедә катнашкан Алинә Мөхәмәтова юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев