Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөгелмә районындагы юл фаҗигасендә ике кеше һәлак булган

Һәлакәт Бөгелмә - Азнакай трассасында килеп чыккан.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бөгелмә районында килеп чыккан юл транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән, тагын берсе хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә кич 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына Бөгелмә - Азнакай трассасында фаҗига турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга Соколка авылы янгын сүндерү посты, 4 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар килә.

Юл һәлакәте аркасында ике кешенең гомере өзелгән, тагын берсе хастаханәгә озатылган.

Фаҗига турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/28/145222/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев