Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөгелмәдә салонда 101 яшьлек пассажир булган җиңел машина һәлакәткә юлыккан

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобиль түбәсенә әйләнгән. Бөгелмәдә җиңел машина юл читенә төшеп каплану аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт турындагы хәбәр 112 коткару хезмәтенә кичә көндез килеп ирешкән. "Мерседес" автомобиле белән идарә иткән...

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобиль түбәсенә әйләнгән.

Бөгелмәдә җиңел машина юл читенә төшеп каплану аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Һәлакәт турындагы хәбәр 112 коткару хезмәтенә кичә көндез килеп ирешкән. "Мерседес" автомобиле белән идарә иткән 35 яшьлек хатын-кыз идарәне югалта һәм машина юл читенә каплана.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 35 яшьлек хатын-кыз, 28 яшьлек ир-ат һәм 101 яшьлек әби-карчыкның сәламәтлегенә зыян килгән. Аларның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән, дип бәяләнә.
Чыккан: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев