Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бүген балалар күпләп юк...”

ОРВИ авыртуының күпләп артуы турында хәбәр иткән идек. Аздан гына район үзәгендәге балалар бакчасының бер группасы ябылмый калды. Безнең бәхеткә каршы дип әйтикме, көннәр суытты. Ә салкын һава вируслар белән көрәшү өчен иң уңышлы чара. Авыртучылар кимегәнме соң? - Узган атна башыннан карасак, арту алай зур түгел, бер дәрәҗәдә саклана....

ОРВИ авыртуының күпләп артуы турында хәбәр иткән идек. Аздан гына район үзәгендәге балалар бакчасының бер группасы ябылмый калды. Безнең бәхеткә каршы дип әйтикме, көннәр суытты. Ә салкын һава вируслар белән көрәшү өчен иң уңышлы чара. Авыртучылар кимегәнме соң?

- Узган атна башыннан карасак, арту алай зур түгел, бер дәрәҗәдә саклана. 2 пневмония белән авыручы стационарда дәваланды. 13 бала ОРВИ белән авырды. Бүгенге фильтрлар мәктәпләрдә, бакчаларда балаларның күпләп юклыгын күрсәтте. Элемтәгә кереп белештек, ата-аналар көн суык булгач балаларын укырга, бакчага җибәрмәгәннәр булып чыкты...- дип ачыклык кертте район больницасының табиб-эпидемиологы Азат Гыймадиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев