Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген бар да бертигез...

Төнге буран барын да тигезләде. Бар дөньясы кар белән тулды. Юллар карга күмелде. Машиналар гараждан чыга алмады. Чыкканнары, бәхетлеләр, берүк исән-имин йөрсеннәр. Батып утыра күрмәсеннәр. Ике район арасындагы юлларда батып утыручы машиналар бихисап, диләр. Район үзәгенең үзәк урамы бер машина үтәрлек чистартылган, бар кеше эшкә җәяү барды бүген, җәяүлеләр юлы...

Төнге буран барын да тигезләде. Бар дөньясы кар белән тулды. Юллар карга күмелде. Машиналар гараждан чыга алмады. Чыкканнары, бәхетлеләр, берүк исән-имин йөрсеннәр. Батып утыра күрмәсеннәр. Ике район арасындагы юлларда батып утыручы машиналар бихисап, диләр.

Район үзәгенең үзәк урамы бер машина үтәрлек чистартылган, бар кеше эшкә җәяү барды бүген, җәяүлеләр юлы кар белән тулган, өйләр күмелә язган. Ул авыл урамнарын әйтәсе дә юк, чистартып бетерә торган түгел. "Төнге сәгать өчтә трактор чистарта, артыннан кар күмеп куя... котырып та карады, инде азрак тынды..."- диләр ул вакытны күрүчеләр.

"Казанда да бу кадәр бата-чума йөргән юк иде әле", - диләр Казанда укучыларыбыз.

"Тәрәзәләргә кар сырышкан, дөнья күренми. Урамга чыгып карасаң гына бу матурлыкны, аклыкны. Көрәүдән дә файда юк, артыңнан өя бара. Көрәп чыгабыз, көрәп керәбез..."

"Күршеләрне күреп булмый тәрәзәдән, кар гына ..." - районыбыз кешеләре әнә шундый хәлдә бүген.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев