Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Бөтендөнья шигърият көне.

Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Самат Шакир, Фирая Зыятдинова, Нәҗип Мәдияр, Хәкимҗан Халиковны биргән төбәк без. Чынлап карасак, аның Тукае да үзебезнеке! Һәм бу бәйрәмне билгеләп үтәргә безнең тулы хакыбыз бар. Чөнки аларның дәвамчылары бар. Шушы бөекләрнең эшен дәвам итү максатыннан, каләм тибрәтүчеләр өчен районыбызда "Күңел чыңы" түгәрәге эшли башлады. Аның...

Сибгат Хәким, Лена Шагыйрьҗан, Самат Шакир, Фирая Зыятдинова, Нәҗип Мәдияр, Хәкимҗан Халиковны биргән төбәк без. Чынлап карасак, аның Тукае да үзебезнеке!

Һәм бу бәйрәмне билгеләп үтәргә безнең тулы хакыбыз бар. Чөнки аларның дәвамчылары бар. Шушы бөекләрнең эшен дәвам итү максатыннан, каләм тибрәтүчеләр өчен районыбызда "Күңел чыңы" түгәрәге эшли башлады. Аның җитәкчесе - Сүрия Мингатина. Март аенда түгәрәкнең беренче утырышы булды. Айга бер җыелып эшләргә карар кылган түгәрәкнең ватсапта үз группасы, "Күңел чыңы" дип исемләнгән сайты һәм ачык группасы бар. Аллага шөкер, районыбызда шигырь яратучылар, аны язучылар җитәрлек. Бәйрәмегез белән, иҗатташлар.

Райондашларыбызның иҗаты белән таныштырабыз сезне! Рәхәтләнеп укыгыз!

Ә мин менә яңгыр көтмим,
Ни була соң буран көтсәм?!
Эзләреңне эзләп йөрим
Җиргә сеңеп барган көрттән.

Чытлыкланган язгы җилдә
Сөюемә кайда әфсен?
Адаштырган бураныңда
Килә тагын тилерәсем!

Кылчык булып күзгә кергән
Яз кояшын мең ятсындым!
Яңгыр белән юылыр күк,
Югалыр күк синең сының…

Җилбәзәк яз аңлыймы соң
Кышта калган җаннар хәлен?
Минем бүген яңгырларны
Буран диеп кочар мәлем.

Гаепмени, җандай тойсам
Син калдырган әрнүләрне.
Яңгыр урап үтмәс, беләм,
Буран көткән мин юләрне.

Нишли алам, тешне кысып,
Яңгыр диеп сөенимме?
Буран булып коткар әле
Юешләнгән сөюемне!
15.03.2017.

Гөлүсә Батталова

Төн үткәрәм кабат керфек какмый…

Җыен юк-бар уйлар, буталчык.

Киләчәкләр җиңел булмаслыгы,

Бикле булачагы ап-ачык.

Бәхетләргә юлны үзем ябам…

Тайгак юллар никтер гел тарта…

Ут өстендә биетә дә язмыш,

Каралганчы көлдә ауната.

Агарырмын димә… таплар бетми,

Юылса да - инде киелгән…

Чигенергә соң шул, язмышларның

Пар атлары инде җигелгән.

Тик бер өмет китми күңелдән -

Агарыр, дип, җаным күмердән…

Фәридә Хәсәнова,

О.Әтнә. 21.01.2017

Атылды бер йолдыз…Юк,түгел күкләрдә,
Атылды йөрәкнең түреннән…
Тагын да катырак сөюне аңладым,
Син икән яшәүнең мәгънәсе,кояшым болытлы күгемнән…

Атылды сөюнең сүнмәслек йолдызы,
Очкынын калдырып йөрәктә…
Көтмәдем сөюдән,бу кадәр янасын,
Керфегем какмыйча,төннәрен теләп тә…

Тән яна сөюдән,өтәли җаннарны,
Татлыдыр ширбәттән,исерткеч назларың…
Син икән,аңладым…Ташкындай уралып,
Гөлләргә күмүче язмышны язларым…

Атылды бер йолдыз…Кулыңнан җитәкләп,
Мәхәббәт юлыннан атлыймын…
Пышылдый йөрәгем,мин аңа кушылып,
Сөюнең сүрәсен ятлыймын…

Азат Хакимзянов

04.03.2017 ел

Туган якка кабат язлар кайтты,
Кар сулары эреп агалар.
Ишек төпләрендэ моңаешып
Тора кебек чаңгы-чаналар.

Кышка кадәр алар чоланнарга,
Хәл җыярга менеп кунаклый.
Чаңгы-чана хәле мөшкел икән
Ямьле язны алар куралмый.
Җылы җәйгә хозурлана алмый,
Курә алмый көзнең байлыгын.
Кышлар җиткәч кабат җиргә төшеп
Тоя алар карның салкынын.
Ә быел мин кызык итәм әле:
Чоландагы чаңгы-чанамны
Алып төшеп җиргә яз курсәтәм,
Җәй күрсәтәм, көзне аннары.


Гөлусә Галимҗанова

7.03.17.

Әнием, син минем өчен
Бу дөньяда бик кирәк
Синең йөрәгең типкәндә
Тибә минем дә йөрәк.

Син авырсаң миңа читен,
Өзелә үзәкләрем
Исән-имин бул, әнием,
Иң изге теләкләрем.
Матур язлар килә әнә
Матур ул син булганга.
Бик рәхәт, җылы күңелгә
Син бар, дигән уйдан да.
Якты дөньяга китергән
И, газиз кешем минем,
Алтыннардан кыйммәтлерәк
«Кызым», дип сөюләрең.
Чәчләреңдәге чалларың
Мин дип борчылгангадыр…
Мамык төсле йомшак әле
Син ,,карт,, дигән кулларың.
Рәхмәт сиңа барсы өчен
Син без диеп яшисең…
Нинди генә чагыңда да
Югалтмый яшәү көчен!!!

Гөлфия Шиһапова,

Олы Әтнә авылы

Ерактан ук ямьле булып,
Күренә туган авыл.
Үрне төшсәң җәйрәп ята
Елгаларың һәм тавың.
Урамнарның бакча башын
Каен кызлары бизи.
Чишмәләрнең көмеш суы
Челтерәп нидер көйли?
Йортларың да төп-төз, матур,
Уйный кояшта нуры.
Мәчет ае балкып тора
Тәрәзәләргә туры.
Әй, Кышлавым, җырга, моңга
Осталар синдә генә.
Айлы кичләр, сихри төннәр,
Сагынуны басар менә.
Гармунчылар гармуннарын
Сандугачтай сайрата.
Авылымның ал таңнары
Хәсрәтләрне тарата.
Авылдашлар бар нәрсәгә
Шундый булганнар инде.
Сезне сагынып кайтып килеш,
Китеп булмас та инде.

Җәүдәт Фәйзрахманов

Бүген төштә күрдем мин Тукайны,
Габдулласын бөек татарның.
Чиккән кәләпүшен кигән иде,
Күзләрендә моңсулык аның.

Авыр сулап куйды бөек Тукай,
Әллә эзләгәнен тапмады…
Әллә инде тапты, ә тапканы
Шагыйремнең өметен таптады.

Дәштем аңа шунда: "Бөек Тугай,
Нигә йөзең шундый хафалы?
Нигә сулышың авыр, әллә инде,
Безнең кылган эшләр хаталы?"

Уйга калды шагыйрь, ә аннарыө
Ашыкмастан сүзен башлады:
"Татарымның һаман авыр хәле,
Шуңа йөрәгемнең сызлавы.

Көтәр диеп белдем, сеңлем, безне
Алгы көндә якты киләчәк.
Шигырьләрем белән сагышым бастым
Белә идем, сеңлем, көтә идем
Авыр тормыш беркөн үтәчәк.

Хәзер менә кабат кайттым, халкым,
Күрергә дип заман шаукымын.
Ләкин, шуңа сызлый йөрәккәем,
Күрмим үзгәрешләр дулкынын.

Хәер, күрәм, ләкин яхшымы соң -
Кеше үз эченә бикләнә,
Күңел дәрьясыннан чыккан хисне
Саклау белән генә чикләнә.

Нигә соң мин күрмим вакыт "эшен",
Һәм ишетмим халкым тавышын?
Нигә куана алмыйм, әйтче, нигә?
Үзгәртә алмыйм халкым язмышын?

Мин башымны иеп басып тордым,
Җиткерә алмый сүзем, фикерем…
Уйланырга була икән, чынлап
Ачты шагыйрь дөньяга күзем.

Сылу Зарипова

Ике яфрак ята карда,
Кул сузымы ике язмыш.
Өзелепләр төшкән җиргә
Чыдый алмый ачы җилгә,
Берсе - сөю, берсе- сагыш…
Икесе дә инде ялгыз.

Ике яфрак ята җирдә,
Берсе - каен, берсе - имән.
Берсен -берсе аңламыйлар,
Берсен-берсе санламыйлар,
Аерым үзәк - түзә йөрәк…
Яшиләр тик булып өйдәш.

Ике яфрак- ике күңел,
Якынаю мөмкин түгел…-
Катнаш никах.
Аерылган нигезеннән,
Ыруыннан чыгып киткән.
Дине үзгә, юлы үзгә…

Бәргәләнә үзе генә:
Бата-калка гомер итә,
Чит-ят ыру таптап китә.
Үз тиңнәре янәшәдә,
Тик алар да читкә этә…-
Бәхет һаман читләп үтә.

Ике яфрак кул сузымы
Сыктап-сыкрап гомер итә.
Мәхәббәттән җилләр искән…
Акылы да соңлап кергән,
Бәхетеңне табыйм дисәң,
Кавемеңнән китмә икән.

Ике яфрак ята җирдә…

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев