Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - Халыкара "Интернетсыз көн" ...

Бу акцияне оештыручылар Бөтендөнья челтәренә каршы көрәш алып бармый һәм Интернетны начар әйбер, дип санамый. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Билгеле булганча, бәйрәмнәр исемлегендә Интернет көне бар. Әмма тагын бер гадәти булмаган бәйрәм - Халыкара Интернетсыз көн дә билгеләп үтелә. Ул ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә дөньякүләм Интернет бергәлеге тарафыннан билгеләп...

Бу акцияне оештыручылар Бөтендөнья челтәренә каршы көрәш алып бармый һәм Интернетны начар әйбер, дип санамый.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Билгеле булганча, бәйрәмнәр исемлегендә Интернет көне бар. Әмма тагын бер гадәти булмаган бәйрәм - Халыкара Интернетсыз көн дә билгеләп үтелә.

Ул ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә дөньякүләм Интернет бергәлеге тарафыннан билгеләп үтелә. Бу хакта Calend.ru Истәлекле көннәр календаре хәбәр итә.
Бу бәйрәмнең тарихы 2000 еллардан башлана. Әлбәттә, ул вакыттан алып глобаль челтәрдә күп нәрсә үзгәрде. Ул вакытта интернет кулланучылар азрак һәм аларны "Бөтендөнья пәрәвез челтәреннән чыгару" күпкә җиңелрәк иде.

Кызганычка каршы, күпләр өчен виртуаль дөнья, чынбарлык дөньяга караганда, уңайлырак булып чыкты. Яшьләрнең социаль челтәргә бәйлелеге күп кенә белгечләрдә һәм ата-аналарда җитди борчылу уята.

"Интернетсыз көн"дә дөньяның төрле илләрендә уза торган чаралар, еллар узган саен бу теманың актуальләшә баруын дәлилли. Бу акцияләрне оештыручылар бөтендөнья челтәренә каршы көрәш алып бармауларын һәм интернетны начар нәрсә, дип санмауларын белдерә. Алар кешеләрнең, беренче чиратта яшьләрнең игътибарын, чынбарлык дөньяда да кызыклы һәм мавыктыргыч нәрсәләр булуына юнәлтергә телиләр. Бер генә көнне булса да яраткан һәм якын кешеләр белән үткәрергә, яраткан шөгылеңә багышларга, музейга яки күргәзмәгә барырга, яки урман буенча да йөрергә була, ди оештыручылар

http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/28/156902/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев