Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген хезмәттәшебез Нурия Зөфәр кызы Фәйзрахманованың туган көне

Аны тормыш бәйрәме белән ихлас котлап, гомер юлының бәхеттә, тазалык-тынычлыкта узуын телибез. Хөрмәтлебез! Һәрвакыт үз дигәнеңә ирешеп, каршылыкларны җиңел үтеп, куанып яшә. Синең шатлыктан балкыган йөзеңне күреп, тирә-ягыңдагылар да шатлансын! Гаилә бәхетендә, җәмәгатең Марсель белән, кызың, улың, киявең, киленең һәм оныклар янәшәсендә бәхет тәмен тоеп яшә! Гел шундый көчле рухлы,...

Аны тормыш бәйрәме белән ихлас котлап, гомер юлының бәхеттә, тазалык-тынычлыкта узуын телибез.

Хөрмәтлебез! Һәрвакыт үз дигәнеңә ирешеп, каршылыкларны җиңел үтеп, куанып яшә. Синең шатлыктан балкыган йөзеңне күреп, тирә-ягыңдагылар да шатлансын!

Гаилә бәхетендә, җәмәгатең Марсель белән, кызың, улың, киявең, киленең һәм оныклар янәшәсендә бәхет тәмен тоеп яшә! Гел шундый көчле рухлы, юмарт һәм ярдәмчел, кешелекле һәм кечелекле булып кал.

Салкын карлы кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын -

Балкып яшә гомер-гомергә.

Котлап сине туган көнең белән,

Без телибез сиңа ак бәхет.

Киләчәгең якты, матур булсын,

Шатлык юлдаш булсын һәрвакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев