Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – икмәк көне!

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Аны ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтәләр икән.

 Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый.

Лаеш районы Сиңгел авылынды яшәүче Альмира Миңнуллинадан икмәк рецептын тәкъдим итәбез.

Ике бик зур булмаган түгәрәк икмәк очен: 0,5 л - су, ярты кап "Люкс" чүпрәсе, 1 аш кашыгы (бик өеп тугел) шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә он.

250 грамм жылы суга тозны, чүпрәне, шикәр комын, 2 аш кашыгы он салып апара ясап, ачытырга куярга. Катнашма чемердэп кабарып чыгарга тиеш.

Камыр әчегәч калган 250 грамм суны салып бетерергә дә, яхшылап болгатырга. Шуңа кирәгенчә он салып йомшак кына иттереп камыр басарга, май өстәргә, камырны кулга ябышмый башлаганчы озак басарга кирәк. Ике кисәккә бүлеп түгәрәкләп пешерәсе табага салып кабарырга куярга, өстен кисеп җибәрергә мөмкин. Аннары мичкә тыгарга.

Мичтә бераз торгач өстенә май урынына су тидереп алырга кирәк.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев