Әтнә таңы

Бүген күзәтүчеләрнең ачык штабының "кайнар линиясе" эшли башлады.

Рәсми хәбәр

Бүген күзәтүчеләрнең ачык штабының "кайнар линиясе" эшли башлады.

Ул көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял көннәреннән тыш (8-нче сентябрь-шимбә өмәсеннән тыш) эшләячәк. Шалтыратулар (843) 567-81-69 телефоны буенча кабул ителә. Системалы хокук бозулар турындагы сигналларны ачыклаганда, ачык штаб экспертлар белән берлектә мондый проблемалы хәлләргә объектив бәя бирү өчен ачык утырышлар үткәрәчәк.

Реклама

Кайнар линия эшенең беренче көнендә сайлаучылар сорауларына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, палата җитәкчесе урынбасары Мөнир Гафиятуллин һәм Татарстанда «чиста сайлаулар өчен» корпусы лекторы Тимур Какохо җавап бирде. Алга таба «Чиста сайлаулар өчен» корпусы юристлары, сайлау хокукы буенча экспертлар, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасына керүче оешмалар вәкилләре кайнар линиядә кизү торачак. Бу эшкә иҗтимагый палата әгъзалары булган 60 кеше җәлеп ителәчәк. Бүген Татарстан халкы, нигездә, республикада сайлау процессын оештыруга – «мобиль сайлаучы» системасы эшенә, бер мандатлы һәм бердәм республика сайлау округлары буенча тавыш бирүгә, сайлау участокларында тавыш бирү өчен электрон җайланмалар эшенә кагылышлы сораулар бирде. Әмма ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре тавыш бирү датасына якынлашкан саен сайлау законнарын бозу турындагы хәбәрләрне теркәргә мөмкин, дип саный.

- Әгәр берәр районнан күп санлы бер типлы гаризалар килсә, ачык штаб вәкилләре ситуацияне ачыклау, аңа эксперт һәм хокукый бәя бирү, кирәк булган очракта, тиешле органнарга җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәкле чаралар күрергә тәкъдим итү өчен урынга барачаклар. Системалы тәртип бозулар ачыкланганда, без ачык штаб утырышлары форматында җыелачакбыз, бу хәлләргә объектив бәя бирәчәкбез, экспертларны җәлеп итәчәкбез, хокук бозу кейслары турында ачыктан – ачык сөйләшәчәкбез, - ди Анатолий Фомин. Сайлаучыларның ачык штабы ТР Иҗтимагый палатасы һәм «чиста сайлаулар өчен «Корпус»Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк вәкиллеге инициативасы буенча оештырылды. 8 сентябрьдә тавыш бирү көнендә Иҗтимагый палата һәм «чиста сайлаулар өчен» корпусы үз күзәтүчеләрен республиканың барлык 2811 сайлау участогына җибәрергә планлаштыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: