Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - спортчылар көне

Бүген - Әтнә спорт сөючеләре көне дияргә була. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, районның 2004-2005 елгы яшүсмерләрдән торган волейболчылар җыелма командасы Татарстан беренчелегендә көчен сыный. Безнең команда тренерлары Илдар Әхмәтов һәм Альфред Ваһапов җитәкчелегендә Алексеевскида узган зона ярышында катнаша. Егетләр бүген китеп, 20 ноябрьгә кадәр туп...

Бүген - Әтнә спорт сөючеләре көне дияргә була. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, районның 2004-2005 елгы яшүсмерләрдән торган волейболчылар җыелма командасы Татарстан беренчелегендә көчен сыный. Безнең команда тренерлары Илдар Әхмәтов һәм Альфред Ваһапов җитәкчелегендә Алексеевскида узган зона ярышында катнаша. Егетләр бүген китеп, 20 ноябрьгә кадәр туп чөяләр.

Тагын бер команда - монысы шахматчылар җыелмасы, шулай ук Татарстанның командалар беренчелегендә көч сынаша. Алар да бүген үк беренче уеннарын уздыралар һәм 20 ноябрьгә кадәр уйныйлар. Шахматчылар командасында Ирек Сабиров, Марс Мингатин, Фердинант Бәйрәмов, ветеран Данил Сәләхетдинов, хатын-кызлар арасында Лилия Сәгъдиева, Роза Кадыйрова, 1999 еллар арасында Булат Җамалов, Айнур Гәрәев, запас уенчылар Инсаф Бадиков, Азалия Мифтахова һәм Самат Шәрәфиев катнаша. Раил Шакиров җитәкчелегендә шахматчыларның нинди уңышларга ирешүе хакында күпләр хәбәрдар. Бу юлы да сынатмаслар дигән фикердә калыйк.

Волейболчыларга да, шахматчыларга да уңышлар юллыйк! Ә анысы турында өстәмә хәбәр итәрбез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев