Әтнә таңы

Бүгенгесе бар, иртәгәсе булырмы Әтнә театрының...

Чикләр җуелганда театр ничек яши? Бу атнада Казанда Г.Камал исемендәге академия театры оештырган "Нәүрүз" IV халык­ара театраль белем бирү форумы бара. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылып китте. Анда: "Театр дөнья­сын­да популярлыкка ирешкән һәм мәхәббәт казанган форум республикабызда дүртенче мәртәбә үткәрелә. Сезне әлеге вакыйга уңаеннан ихластан котлыйм! Бу...

Чикләр җуелганда театр ничек яши?

Бу атнада Казанда Г.Камал исемендәге академия театры оештырган "Нәүрүз" IV халык­ара театраль белем бирү форумы бара. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате белән ачылып китте.

Анда: "Театр дөнья­сын­да популярлыкка ирешкән һәм мәхәббәт казанган форум республикабызда дүртенче мәртәбә үткәрелә. Сезне әлеге вакыйга уңаеннан ихластан котлыйм! Бу чара театр сәнгате профессионал­лары­ның тагын да камилләшү мәйданына әйләнсен һәм яңа, югары сәнгати әсәрләр тууга сәбәпче булсын иде", - дигән юллар бар. Быелгы программага 30 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм берничә спектакль кергән.

Форумның вакыйгасы - Венгрия милли театры тәкъдим иткән "Ходай җәзасы" (режиссеры Атилла Видянский) спектакле булды. Аны тамашачы кичә Камал театрында карый алды. Форум алты төп юнәлештә эшли: педагогика, режиссура, менеджмент һәм пиар, курчак һәм балалар театры, театраль тәнкыйть. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, бу чара актерларга үз һөнәр­лә­ренең асылын яхшырак аңларга ярдәм итә. Милли театр актеры, ничек кенә карасак та, чикләнгән, безгә аңыбыздагы кысалардан һәм ялкаулыктан котылырга ки­рәк, дип исәпли ул.

Реклама

Форумның программа директоры Нияз Игъламов фикеренчә, бүген сәхнә сәнгате төрләре һәм жанрлары арасында чикләр юкка чыккан. Мондый шартларда ничек алга барырга, бүлгәләү дөрес­ме, әллә алардан арынырга кирәк­ме? Форумда бу сорауларга да ачыклык кертелер кебек. Төп тема исә театр педагогикасы. "Бу - бик актуаль мәсьәлә. Театр вузлары тәкъдим иткән курс еш кына бү­генге көн таләпләренә туры килми. Чөнки күп кенә педагоглар 1960-1980 нче елларда белем алган. Ә хәзер исә театрга яңа идея, драматургия, технологияләр килде, укытуда да элеккеге эздән генә барып булмый. Ә практиклар укытырга барырга атлыгып тормый", - ди Нияз Игъламов. Форумны үткәрү идеясе 2009 елда туган. "Нәүрүз" фестивалендә спектакль караргамы яки мастер-класска барыргамы, дигән сайлау булмаска тиеш дигән уй барлыкка килгәннән соң, белем бирү юнә­лешен аерып чыгарырга булганнар.

Үткән форумнарның кайбер мастер-классларын искә алсак, болар - композитор Мәсгудә Шәм­сетдинова үткәргән дөнья халыкларының бишек җырлары семинары, Тыва шаманының Кабан күле буендагы камлавы, Саха-Якутиядән Степанида Борисо­ва­ның милли ырым-гадәтләр, бугаз җырлавы буенча мастер-клас­сла­ры. Алар барысы да - кысалардан, штамплардан арынырга ярдәм итә торган чаралар. Форумда сүз көче турында да фикер алышу бара.

Кайвакыт без аның ни дәрәҗәдә җимергеч яки никадәр шифа алып килүе турында әллә ни уйланмыйбыз. Шуңа күрә беренче көндә: "Сүзне, биг­рәк дә тәнкыйтьне язганда, үз-үзеңә шушы әйберләрне кешенең күзләренә карап әйтә аласыңмы, дип сорау бирергә кирәк. Җавап уңай икән, димәк, син дөрес юлда", - дигән фикер яңгырады. Кулны кесәдән чыгармыйча йодрык күрсәтү гадәте җәелгән заманда бик актуаль фикер бу. ("Ватаным Татарстан", /№ 83, 15.06.2016/)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: