Бәгырьләрдә – синең көең, Әтнә егете...
Якын дустыбыз, күршебез Равил абыйга багышлана... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, моңсу өең. Күз алдында - синең караш, Бәгырьләрдә - синең көең... Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, ятим урам. Синең белән җәйләр сүнде, Җанда - бушлык, җанда - буран. Тып-тын... Тып-тын... Син булмагач, буп-буш авыл. Аяз көнне яшен сукты, Урладымы әллә давыл?!...
Якын дустыбыз, күршебез Равил абыйга багышлана...
Тып-тын...
Тып-тын...
Син булмагач, моңсу өең.
Күз алдында - синең караш,
Бәгырьләрдә - синең көең...
Тып-тын...
Тып-тын...
Син булмагач, ятим урам.
Синең белән җәйләр сүнде,
Җанда - бушлык, җанда - буран.
Тып-тын...
Тып-тын...
Син булмагач, буп-буш авыл.
Аяз көнне яшен сукты,
Урладымы әллә давыл?!
Тып-тын...
Тып-тын...
Син булмагач, ямьсез дөнья.
Күңелләрдә калды бары
Синең азан, синең дога.
Тып-тын...
Тып-тын...
Кадереңне белдекме соң?..
Сөйләшергә, киңәшергә
Инде бик соң, инде бик соң...
Тып-тын...
Тып-тын...
Эндәшсәк тә, син дәшмисең.
Сагындырган кояш булып,
Йөрәкләрдә тик яшисең...
Тып-тын..
. Тып-тын...
Син булмагач, ятим дөнья...
Гөлүсә Батталова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев