Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет көтәм

Кояшчыклар җыеп алып кайттым, Болыннардан кочак тутырып. - Җан ярама дәва булмасмы? - дип, Вазаларга куйдым утыртып. Иртәнге җил гөлнең керфегеннән Таң чыкларын өреп төшергән. Шул гөлләргә карап шигырь язам, Күз яшьләрем битне пешерә. Ромашкадай ап-ак күңелләрнең Уртасында сары сагышы. Таҗлар кебек коела айлар, еллар - Гомерләрнең үтеп барышы. Ак...

Кояшчыклар җыеп алып кайттым,
Болыннардан кочак тутырып.
- Җан ярама дәва
булмасмы? - дип,
Вазаларга куйдым утыртып.
Иртәнге җил гөлнең керфегеннән
Таң чыкларын өреп төшергән.
Шул гөлләргә карап шигырь язам,
Күз яшьләрем битне пешерә.
Ромашкадай ап-ак күңелләрнең
Уртасында сары
сагышы.
Таҗлар кебек коела айлар, еллар -
Гомерләрнең үтеп
барышы.
Ак чәчәкләр кебек
ак күңелгә
Сагыш сарылары
кунса да,
Язмышымнан шатлык өмет итәм,
Бәхет көтәм,
бер уч булса да...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев