Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхет оныттымы икән мине... – “Әтнә таңы”

Ниләр яздың икән миңа язмыш? Гел кайгы- хәсрәт һәм тарлыкмы? Әллә бәхет оныттымы икән Бу дөньяда минем барлыкны? Шатлыкларның сукмаклары бер дә Төшмимени минем тарафка? Нигә бер яктылык өстәлми соң Минем моңнар баскан карашка? Тирә юньне нурга күмгән чакта, Минем почмак нигә караңгы? Никләр болай кырыс сыныйсың син Үзең гомер...

Ниләр яздың икән миңа язмыш?

Гел кайгы- хәсрәт һәм тарлыкмы?

Әллә бәхет оныттымы икән

Бу дөньяда минем барлыкны?

Шатлыкларның сукмаклары бер дә

Төшмимени минем тарафка?

Нигә бер яктылык өстәлми соң

Минем моңнар баскан карашка?

Тирә юньне нурга күмгән чакта,

Минем почмак нигә караңгы?

Никләр болай кырыс сыныйсың син

Үзең гомер биргән балаңны?

Әле ярый өмет үлми җанда,

Ярый ла нык сабыр канатым.

Раббем, шунсына да рәхмәтлемен,

Анысын да ничә канаттым...

Нидә икән минем гаепләрем,

Нинди гөнаһ өчен сыналам?...

Якты өмет итеп яшим барыбер,

Бәхет бер килер дип ышанам...

Ышанам!!!

Рүзия Камаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев