Әтнә таңы

Бәхетле гомер

Ләлә апа Сабировага 80 яшь тула дип ишеткәч, ышанмыйча тордым. Ничек инде, әле яшьлек чибәрлеген югалтмаган, мөләем йөзле, хәрәкәтчән, һәркем белән елмаеп, итагатьле итеп сөйләшүче бу ханымга шулкадәр яшь булсын?! Ләкин гомер сәгате туктап тормый икән. Ләлә апа 1934 елның 23 октябрендә Яңа Җөлби авылында, Фаттахов Габдулхак гаиләсендә олы бала...

Ләлә апа Сабировага 80 яшь тула дип ишеткәч, ышанмыйча тордым. Ничек инде, әле яшьлек чибәрлеген югалтмаган, мөләем йөзле, хәрәкәтчән, һәркем белән елмаеп, итагатьле итеп сөйләшүче бу ханымга шулкадәр яшь булсын?! Ләкин гомер сәгате туктап тормый икән.

Ләлә апа 1934 елның 23 октябрендә Яңа Җөлби авылында, Фаттахов Габдулхак гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән китаплар яратучы кыз, 10 сыйныфны тәмамлагач, Әтнә үзәк китапханәсенә каршындагы китапханәчеләр әзерләү курсында укый һәм китапханә мөдире булып башта Комыргуҗа, соңрак Дусым авылларында эшли. Булачак тормыш иптәше Наил абый бу вакытта укытучы булып эшли, ә аннары ВЛКСМның район комитетында эшләп , беренче секретарь дәрәҗәсенә күтәрелә. Алар икесе дә Әтнәнең атаклы үзешчәннәр коллективына йөриләр. Ике яшь йөрәк әнә шул коллективта бер-берсен таба да инде. 1957 елда җырга, биюгә оста Ләлә Мәскәүгә, Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына бару бәхетенә ирешә.Шул ук елны Наил абый да Мәскәүдә узачак студентларның һәм яшьләрнең дүртенче Бөтендөнья фестивалендә катнашу хокукын яулый. Бу ел әлеге пар өчен өйләнешү елы буларак та истәлекле.

Ләлә ханым гомеренең күпчелек өлешен,1961 елдан алып 1994 елга кадәр Олы Мәңгәр китапханәсендә эшләп үткәрә. Аның китапханәче булып эшләү стажы 41 ел. Бу бит үзе бер кеше гомере!1975 елда тырыш хезмәтен бәяләп СССР мәдәният министрлыгы аны "Бик яхшы хезмәт өчен" медале белән бүләкли. 1989 елда исә Ләлә ханым "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек була. Аңа бирелгән мактау кәгазьләренең бөтенләй дә чуты юк. Эшләү чорында районда гел алдынгы урыннарны гына яулый ул. Педагогик белемле Наил абый һәм белем чишмәсе китапка лаек Ләлә апа улларының да күңеленә аң-белем, гыйлемгә мәхәббәт тәрбияләп үстерәләр. Алар инсафлы, итагатьле, илһамиятле, тормышта үз урыннарын таба алган максатчан егетләр үстереп, аларны республика күләмендә билгеле шәхесләр итеп тәрбияләделәр. Монда колхоз рәисе буларак, "Чулпан" колхозын районда гына түгел, бөтен республикада таныту өчен көне-төне чапкан Наил абыйга караганда, Ләлә апаның хезмәте күбрәк кергәндер дип уйлыйм.

Реклама

Наил абый белән Ләлә апаның Олы Мәңгәрдән китүләренә дә байтак вакыт үтте. Ләкин Мәңгәр халкы аларны һаман сагына. Авылда узучы бәйрәм- тантаналарының берсе дә алар катнашыннан башка узмый, алар безнең авылда һәрчак көтеп алынган кунак. Язмамны районыбыз аксакалы Фәйзи ага Галиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган мәҗлес турындагы язмадан өзек белән тәмамлыйсым килә. Аны танылган журналист Мәгъсүм Гәрәев язган."... Мәҗлестә дәрәҗәле кунаклар шактый: Гариф Ахунов, Марсель Сәлимҗанов, мин, Мәгъсүм Гәрәев... Әмма мәҗлесне мәҗлес иткән затлы кешеләр сүзгә оста шушы мәртәбәле кунаклар гына түгел иде. Мәҗлестәшләрне дус итеп, йөрәккә ятышлы сүзләре, матур җырлары, шома басып биюләре белән таш күңелләрне дә эретерлек итеп сыйлаучы мөлаем ханым бөтен табынны тотып тора иде. Ул безгә карап тулган ай кызы елмайган сыман тавышсыз гына көлемсерәп ала да бөтен табынны нурга күмгәндәй итә. Бу - Ләлә ханым, Наилнең хәләл җефете.

Мәҗлестә без Марсель бергә утырган идек. Ул : "Бу ханымнан менә дигән драма артисты чыккан булыр иде", - дип Ләләгә соклануын яшермәде".

Мәгъсүм Гәрәевнең сүзләре хак. Ләлә ханым шундый иде, шундый булып кала да.

Ләлә апага Наил абый белән бергә- бергә озак яшәргә язсын. Бу - барлык мәңгәрлеләрнең теләге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: