Бәхетнең бәясе бар!
Күзләреңнән күренеп тора Бәхетле син! - диясез. Бәхетле булуларымның Белмисез бит бәясен. Сез бит минем зарым барын Моңым барын белмисез Бу гел шулай елмаеп, Торадыр дип сөйлисез. Күңел түрләрендә яткан Бар нәрсә дә күренсә... Гел елмаеп торасы да Килмәс иде, минемчә. Ярый әле барысы да Ята бик ерак-ерак, Дошманга үч...
Күзләреңнән күренеп тора
Бәхетле син! - диясез.
Бәхетле булуларымның
Белмисез бит бәясен.
Сез бит минем зарым барын
Моңым барын белмисез
Бу гел шулай елмаеп,
Торадыр дип сөйлисез.
Күңел түрләрендә яткан
Бар нәрсә дә күренсә...
Гел елмаеп торасы да
Килмәс иде, минемчә.
Ярый әле барысы да
Ята бик ерак-ерак,
Дошманга үч итеп кайчак
Узалам авыз ерып.
Бәхетемнең бәясе бар
Шуңада бик кадерле.
Моң зарларымны онытып
Яшим, шөкер! Бәхетле!
Гөлнар МӨХӘМӘДҖАНОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев