Әтнә таңы

Луиза ханым - биек мөнбәрләргә лаек

Саимә Сабирова, Ветераннар советы рәисе

Реклама

Сүзем бүген үзенең матур юбилеен билгеләп үтүче, Күлле Киме мәктәбенең дәрәҗәле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,  Сибгат Хәким музееның  алыштыргысыз директоры,  “СССРның мәгариф отличнигы” Шәмсиева Луиза турында.  
Беренче хәтерләү.  Луиза апа  укытучылар бүлмәсендә дәфтәр тикшерә һәм кемгәдер ярсып-ярсып: “Минем дә 15 ел стажым бар”, – дип кабатлый. Ул вакыт аңа 38 яшь. Миңа, 23 яшьлек кыз балага, ул инде олы апай.   Күп укыткан, тәҗрибәсе зур. Без түгел инде. Луиза апаның затлы аяк киемнәренә, күлмәкләренә, без, яшь укытучылар, кызыгып карый идек. Аның апасы сәүдә сферасында эшли, матур киемнәрне кулына төшерә ала. Әйтергә кирәк, җитмешенче елларда күңелгә ятышлы  совет киемнәре дә сирәк иде әле. Соңрак гаиләләребез белән бик якынлаштык. Без Күлле Кимедә тумаган да, үсмәгән дә.  Мәктәп квартирасында яшибез. Безгә бу мөхит чит. Ләкин еллар үткән саен бу авыл күңелемә хуш, чөнки  монда минем барлыгым, юклыгым, шатлыгым, кайгы-хәсрәтем. Ярты гасыр монда яшәү тәэсиредер бу. Еш кына алар безне кунакка ала: мунча кертә, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый. Мансур абый безне алырга кич кырын менеп җитәр иде: “Әйдәгез, мунча булды”. Әйтергә кирәк, Луиза апа  дуслары белән озын-озак аралаша. Дуслашты икән, гомерлек бу дуслык. Без килгәндә Таһирә, Клара дип авыз суын корыта иде, хәзер дә алар телдән төшми, илле елдан артык вакыт үтсә дә. Элеккеге коллегалары белән хат алыша, телефоннан сөйләшеп тора. Тәэминә апа Биктимерова да аның якын дус­ты. Ничә карасаң – алар телефонда. Дөньяларын онытып бер берсе белән яңалыклар  уртаклашалар: әдәбият, фән, сәнгать калмый бу әңгәмәләрдә. Әнисе Хәтимә апаны да яхшы хәтерлим. Сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк кеше иде. Кышларын олы кызы Лирада Казанда, ә җәйләрен – авылда. Казанда Галиәскәр Камал театрының бер премьерасын калдырмаган кебек, авылда бер концерт, спектакльне калдырмый иде. Нигездә, ике кыз һәм Хәтимә апа өч дус кыз булып яшәделәр. Йортта һәрвакыт әдәбият, сәнгать хөкем сөрде. Шуның өчен Луиза апаның татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуы очраклы түгел. Еш кына Сибгат Хәким үзе дә аларда көтелгән кунак иде.  
  Мин Күлле Киме мәктәбендә 1973 елны эшли башладым. Ул вакытта укытучылар коллективы зур, балалар мәктәптә күп.  9-10нчы классларда өчәр параллель    бар, һәр класста утыздан артык укучы,  уннан артык авыллардан килеп белем алалар. Фән укытучылары хәзерге аз комплектлы мәктәпләрдәге  кебек “педагогическое одиночество” кичермиләр, фәндәшләре бар, күп вакытта бер генә дә  түгел. Луиза апа Миншәрәф апа Фазылҗанова  белән күп еллар бергә кулга кул тотышып эшләделәр. Миншәрәф апа - искиткеч төгәл, аның һәр нәрсәсе урынлы. Аның янында үзеңне тыебрак торасың, артык хисләргә бирелмисең. Ул эш аты. Аның фикере бер кайчан да читкә юнәлми. Ә без яшь! Нинди анда тып-туры йөрү дә, шаярмыйча сөйләшү. Шул чак Луиза апа калын журналлардан матур хикәя табып, я шигырьгә хозурланып, аны укый, безнең игътибарны шуңа җәлеп итә. Мин, урыс мөхитендә тәрбияләнгән инсан, шаккатып шуларны тыңлый идем. Һәр әдәби яңалык белән Луиза апа хәбәрдар, чөнки бер журналны да , газетаны да ул укымый калдырмый.”Казан утларына” өстенлек бирер иде. Һәр әсәргә бәясе булыр, үз фикере.  Хәзер дә ул шушы кыйбласыннан тайпылмады.  Вакыйгаларга, кайдан аңа килеп керсә дә: радио, телевидение, ватсап, интернет ашамы – төгәл үз фикере булыр, кыю фикер. Бер вакыйга,  илле елга якын вакыт үтсә дә, күңелдән китми. Беренче ел эшли башлаган чор,   шул чак Луиза апа  миннән В.В.Маяковскийның  «Владимир Ильич Ленин» поэмасын кайчан язганын сорады. Мин хәтерләмәдем. Шушы көнемә кадәр мин  өлкән укытучы каршында ниндидер уңайсызлану сизәм. Ә бу мәгълүмат аңа Һади Такташның “Гасырлар һәм минутлар” поэмасы белән чагыштыру өчен кирәк булган.
Дәресләрен хәтерлим.  Завуч булып эшлим, Луиза апа дәресендә мин еш кунак. Һәр дәреснең планы тактага язылган аның, ул шул планнан уңга, сулга тайпылмый. Һәрвакыт тиешле картина, портрет булыр аның дәресендә  һәм проигрыватель. Тиешле музыка, сәнгатьле уку осталары башкарган әсәрләр. Һәр дәрестә укучылары шигырь сөйли, дәрес темасы буенча булса да, булмаса да. Дәрес җанлы үтә, кыңгырау уята сине шушы тылсымлы мизгелләрдән. Кызганычка каршы, дәрес бетә. Анализны да укытучы төгәл ясый. Аз-маз гына фикер кыстырасың, рәхмәт әйтеп саубуллашасың.
Луиза апа турында уку­чы­ларының да истәлекләре күп: “Дәрескә кергәндә, апай колачларын җәеп, “балаларым”, – дип башлар иде дәресне. Әдәбият дәресе кемгә генә багышланса да, ул аны “Казан утлары” журналыннан башлый иде. Анда басылган, әле генә кайнар табадан төшкән әсәрнең күңеленә хуш килгән  эпизодларын  укып күрсәтә һәм...  иң кызык урынында туктый. Без дәвам итүне сорыйбыз. Ләкин ул дәвам итми, ә журналны алып укырга тәкъдим итә. Шулай итеп ул безне   әдәбиятның серле дөньясына җитәкләп алып керде.
Аның искиткеч сөйләм теле, дикциясе үзенә генә хас иде. Аның кебек сөйләм теле тагын  кемдәдер бар дип белми идек.
”Луиза апаның тагын бер укучысы, Батршина Сания, түбәндәгеләрне искә ала: ”Берничә көн авыру сәбәпле дәресләрдә булмадым, ә  укытучы Һади Такташның “Мокамай”   шигырен ятларга биргән. Мин дә ятладым. Сөйләргә чыгып бастым:
...Бер җирдә юк камыш сабаклары
андагыдАй шаулый торганнар.
Укытучы туктатты. Мин дөрес сөйләмим икән, “андагыдАй” дип түгел, “андагЫдай”  дип сөйләү кирәк  икән әсәрнең асылына төшкәндә”. Кемгәдер бу вак мәсьәлә булып тоелыр, ләкин нинди хаклык укытучы репликасында, нинди игътибарлылык сүзгә генә түгел, интонациягә. Лена Шагыйрьҗаннар, Луаралар шундый укытучы йогынтысы астында туалар инде алар.Апалы-сеңелле алар Луиза апа сукмагы арасына чүп салмыйлар, укытучыларын хөрмәтләп еш кына хәлен беләләр, уңышлары белән уртаклашалар.  Укучылар гынамы әле? Без, укытучылар, шулай ук Луиза апа сөйләменең әсирләре. Хәтерлим әле, кышкы каникулларда безне ул Мирсәй Әмирнең “Мыжык карты” белән таныштырды. Әле генә чыккан әсәр. Укытучылар бүлмәсендә ул безгә әсәр укый, эш торып тора. Алай да була алмый бит инде. Буш вакыт булган саен каникул буе шул әсәрне тыңладык. Шул вакыт башка бер фикер килде: Луиза апа артистлыкка китсә, һичшиксез, беренчеләрдән булыр иде. Аның тагын бер эш ысулы. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның иң яхшы  эшләре, сочинениеләре белән класстагы укучыларны кызыксындыру. Алар  укучының мәктәптә укыган елларында тупланып бара һәм берничә калын дәфтәр тәшкил итә. Ронода эшләгән чорда Әхмәт абый Шәрипов шушы дәфтәрләрне үрнәк итеп укытучыларның август конференциясендә күрсәтә. Бу дәфтәрләр Гөлсия Шакированыкы (Бәширова) була. Хәзер Әтнәдә яши.
Луиза апаның бар тормышы әдәбият белән бәйле. Соңгы кырык ел тормышы – Сибгат Хәким музее белән. Ул Сибгат Хәким гаиләсенең якын дусты. Сибгат абый язган күп кенә хатларны да саклый ядкарь  итеп. Музей оешкан вакытта ул безнең әдәби рецензент иде. Һәрбер стенд эчтәлеге аның күзлеге аша үтә. Аннан соң гына Йосыпов Наил аны яза ала. Һәрбер фикерне Луиза апага җиткерәсең, ул хупласа, язасың, юк икән, башка чыганак эзлисең. Музей башта мәктәп музее буларак оешты, аннан соң гына без Милли музей филиалы булдык. Ә халык музейга килми тормый. Ул чорны күп еллар Луиза апа, русчалатып әйткәндә, “на общественных началах” эшләде, түләүсез.  Мин хәтерлим әле, ничек итеп Луиза апа Сибгат абыйның хатыны Мөршидә ападан музей өчен экспонатлар сораганын: китаплар, кулъязмалар, хатлар, журналлар. Бик күп әйберләрне шул вакыт туплап алды ул. Мөршидә апа һәрвакытта да  уңай хәл итми   мәсьәләне, ләкин Луиза апаның үгетләве астында бирешә иде.  Нигездә, музейда эшләү елларын Луиза апа   бер тоташ бәйрәм итеп кабул итә. Анда килгән һәр кеше аның өчен илһам чыганагы. Музейдан киткәч тә күбесе аның белән элемтәне өзми.  Ә күпме яшь галимнәргә ярдәме тиде аның? Санап бетергесез. Музей турында сөйләшә башласа, аның күзләре яна, яшәреп китә сымак, музей аның өчен илһам чыганагы.
 Луиза апа белән бергә Сибгат абый исәнендә берничә тапкыр Театральная урамында кунакта булдык. Кунакчыл, итагатьле, ихтирамлы иде алар килгән кунакларга. Сибгат абыйның тар, (“бүлмәм тар, күңелем киң”) озынча бүлмәсендә әңгәмә корыр идек. Күбрәк Луиза апа белән Сибгат абый сөйләшә, ә мин тыңлыйм. Музей экспонатларын җыйнаганда  Мансур абый белән районның кайсы гына авылында булмады алар. Мансур абый белән алар 53 ел тату, матур гомер кичерделәр. Ике егет тәрбияләп үстерделәр. Бүген дә Луиза апа алар хозурында тормыштан ямь-тәм  табып яши. Бөртекләп җыйналган музееннан аерылуы да читендер аңа, дип уйлыйм мин. “Незаменимых людей нет”, – ди урыс. Бар. Алыштыргысыз шәхесләр бар алар, Луиза апа – шуның берсе. Бүген аның юбилее.  Саулык-сәламәтлектә, бала-чагалары, туган-тумачалары арасында тынычлыкта озын-озак гомер кичерсен.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: